"Синең батырлыгың үлемсез"дип исемләнгән хәтер сәгате

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

 

3 декабрьдә илебез Билгесез солдат көнен билгеләп үтә. Россия тарихында бу чагыштырмача яңа истәлекле дата. Бу истәлекле көн сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган Совет һәм Россия сугышчыларының истәлеген, батырлыгын мәңгеләштерергә тиеш. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләп үттеләр.2 декабрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Синең батырлыгың үлемсез"дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Алып баручылар Россиядә бу датаның барлыкка килү тарихы , сугыш кырларында халыкның батырлыгы, Совет кешеләренең үлемсез батырлыгы һәм исемнәре билгесез калган Ватанны саклап, сугыштан кайтмаучылар турында сөйләделәр. Укучыларга Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет сугышчыларының батырлыклары, меңләгән Кызыл Армия сугышчылары һәм командирлары турында сөйләделәр. Чара барышында Ватан хакына башларын салган исемсез геройларны искә алдылар. Һәлак булган сугышчылар истәлегенә шигъри юллар яңгырады . Презентация барышында Билгесез солдатка һәйкәлләр , обелисклар һәм хәтер аллеялары куелган шәһәрләр күрсәтелде. Йөрәк тетрәү белән метроном яңгырады. Барлык катнашучылар һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International