"Җаннарны җылытыйк» дип исемләнгән хәл белү

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә чираттагы искә төшерү. Һәрбер кешегә Игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү һәрбер кешенең көченнән килә. Билгеле булганча, инвалидларның бер проблемасы-аралашу җитмәү. Безнең бистәдә әхлакый ярдәмгә мохтаҗ инвалид кешеләр яши. 1 декабрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Җаннарны җылытыйк» дип исемләнгән хәл белү  оештырдылар  Без Никитина Галинада булдык.Кулдан ясалган чәчәкләр һәм татлы бүләк бирдек .Галя апа  бик шат иде һәм рәхмәт әйтте. Мондый кайгырту җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International