Аждаһалар серле ут сибә торган мистик затлар, ләкин риваять буенча аларның да йортлары асылташлар һәм табигый ташлар белән бизәлгән кыялы мәгарә рәвешендә. Моннан шундый гади нәтиҗә ясала: киләсе елны минимализм стилендә элегантлы итеп каршы алырга кирәк, үз кулларың белән бөтен йөрәктән ясалган бүләкләр бирергә кирәк. Шул чакта ел барлык гаиләдәгеләргә дә уңыш, сәламәтлек һәм бәхет китерәчәк. 21 декабрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Аҗдаһа-киләсе ел символы»дигән мастер - класс үткәрделәр.Мастер-класста катнашучылар материалның гадәти булмаган сыйфатлары, фоамиран һәм синель чыбык белән эшләү кагыйдәләре турында белделәр ,әйберне бизәү процессында иҗади һәм сәнгать сәләтләрен күрсәттеләр, эш барышында ә гамәли киңәшләр алдылар. Эшләнгән уенчык-аҗдаһа бик эффектлы килеп чыкты һәм аны бүләк итеп кыю кулланырга мөмкин.(Чара Прокультура платформасында трансляцияләнде)