«Җылылык нурлары бүләк итәбез»

2023 елның 9 декабре, шимбә

Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә чираттагы искәртү. Һәрбер кешегә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә мөмкин. Инвалидларның бер проблемасы-аралашу җитмәү. Безнең авылда әхлакый ярдәмгә ,игътибар һәм җылы сүзгә мохтаҗ инвалидлар яши. 7 декабрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Җылылык нурлары бүләк итәбез» дигән чара  оештырдылар . Бу көнне мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Игелек визиты ясадылар.Кыш бабай һәм Кар кызы  булып  бүләкләр өләшеп  йөрделәр.Мондый кайгырту җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора һәм кешеләргә, алар инде беркемгә дә кирәк түгел дип уйламыйча, тормышка иман бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International