Адель Кутуйның тууына 120 ел тулу уңаеннан 28 ноябрьдә Иштуган авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Безнең атаклы якташларыбыз Адель Кутуй»дигән әдәби сәгать үткәрдек.Адель Кутуй татар язучысы-фантаст, шагыйрь һәм драматург, журналист, хәрби хәбәрче.Укучылар язучының иҗади юлы, әдәбиятка һәм мәдәнияткә карашы турында белделәр, шагыйрьнең тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән таныштылар.Чара барышында аның шигырьләре татар телендә яңгырады, аның якты юлларында Ватанга мәхәббәтен белдерүче патриот тавышы яңгырады.