5 декабрь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган"Күп бел-озак яшә" дип исемләнгән тематик сәгать уздырдылар. Чара барышында яшьләр белән ВИЧ-инфекциянең нәрсә икәнлеге, аның СПИДтан нәрсә белән аерылуы, ВИЧ йогышы юллары, профилактика чаралары турында сөйләштеләр. Халыкара СПИДка каршы көрәш көненең тарихы һәм аның символы – кызыл тасма белән таныштылар. Презентация һәм видеоролик карадылар, " Мин ВИЧ/СПИД турында нәрсә беләм?» дигән темага тест үткәрелде, мәгълүмати буклетлар һәм «СПИД – XXI гасыр чумасы» белешмәлекләре таратылды.Яшьләргә СПИД проблемасының мөһимлеген аңлатучы кызыл тасмалар тапшырылды.