Контрактлы хәрби хезмәткәр белән очрашу «Ватанны яклаучы шундый һөнәр бар»

2023 елның 24 декабре, якшәмбе

Кемдер байлыгы, кемдер нәселнең затлылыгы белән горурлана. Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләр Ватанны саклаучы якташлары белән горурланалар. 22 декабрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, аларны актив иҗтимагый-әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итү өчен, «Ватанны яклау өчен шундый һөнәр бар»дип ял итәргә кайткан  контрактлы хәрби хезмәткәр белән очрашу оештырдылар.Әңгәмә барышында җыелганнар хәрби хезмәткә чакыру кагыйдәләре белән таныштылар, төрле гаскәрләрнең заманча киендерелүе, солдат көннәре турында белделәр. Николаев Дамир-хәрби хезмәткәр контракт буенча хезмәт итү турында да сөйләде. Яшьләр кызыксынмыйча калмадылар. Хәрби адресына күп кенә сораулар бирелде. Хәрби хезмәткәрләргә армиядә хезмәт итү, Ватан алдындагы гражданлык бурычын намус белән үтәү кирәклеге билгеләнә. Очрашу дулкынландыргыч һәм һәркем өчен истә калырлык булды. Ахырда нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуны теләделәр.Горурланабыз!!! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International