Ел саен 2 нче февральдә Россиянең Хәрби Дан көне - 1943 нче елда Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрең тар-мар итү көне билгеләп үтелә.
2 нче февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Сталинград сугышы-әһәмиятле вакыйга"- тарихи сәгать үткәрелде. Очрашуда катнашучылар совет солдатларының һәм командирларының батырлыгы турында белделәр, әлеге бөек сугышның тарихи һәйкәлләре: Мамай курганы, Павлов йорты белән таныштылар. Сталинград сугышы турында китап күргәзмәсе оештырылды.
29 нчы январь көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба районы мәдәният йортына авылдашлар белән культпоход оештырды. Анда район шәҗәрәләр фестивале "Буыннар тарихы-гаилә ядкәре"йомгалау концерты күрсәтелде.
27нче гыйнварда Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне — Ленинград шәһәре блокадасын өзү көне билгеләп үтелә.
Иске Яңа ел - 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә иске стиль буенча билгеләп үтелә торган рәсми булмаган популяр бәйрәм. Бу бәйрәмне билгеләп үтү максаты белән ,Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 11 гыйнвар көнне “ Исәнме, Иске Яңа ел” бәйрәм чарасы үткәрделәр. Тамашачылар җыр һәм бию, хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы катнашучыларны Яңа ел белән котлап, тынычлык һәм иминлек теләделәр. Тамашачылар бушлай җиңелмәс лотереяда катнаштылар һәм Кыш Бабай бүләкләрен оттылар. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
Безнең илдә «Кышын кошларны ашатыгыз!» бөтенроссия экология акциясе 2003 елдан бирле уза. Аның максаты кышлаучы кошларга ярдәм итү. Акция язучы Евгений Носов исеме белән бәйле, ул һәр көз саен җимлекләрне элгән һәм Александр Яшинның «Кышын кошлар ашатыгыз...» исемле шигыре язылган листовкалар ябыштырган, шәһәр халкын бу мөһим эшкә җәлеп итәргә омтылган. Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясенә кушылды.
2 январь көнне Бигәнәй авылы мәдәният йортында балалар өчен"Яңа ел могҗизалары" дигән Яңа ел Елкасы булып узды. Яңа ел Елкасы бик куңелле үтте. Балалар Елкасы ООО "Саба" Сатыш авылы бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Раиль Рафикович һәм эшмәкәр Зәйннетдинов Айдар Рөстәмовичның спонсорлык ярдәмендә быел бушлай оештырылды, аларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм эшләрендә зур уңышлар телибез.Балалар Яңа ел елкасы" Яңа ел маҗаралары"
3 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Уен әйлән-бәйләне” - урамда кышкы күңел ачулар үткәрелде. Балалар уен дөньясына, күңелле һәм мавыктыргыч дөньяга киттеләр, анда үзләренең җитезлеген һәм җитезлеген күрсәтә алдылар. Балалар рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар"Уен әйлән -бәйләне" - урамда кышкы күнел ачулар
30 нчы декабрь көнне Бигәнәй авылы мәдәният йортында "Бездә Яңа ел, Яңа ел кунакка дәшә" дигән Яңа ел бәйрәм тамашасы булып узды. Яңа ел бәйрәмен үткәрүдә авылыбыз үзешчәннәре, "Мизгел"халык театры, "Яшьлек" бию коллективы кызлары катнашты.
30 нчы декабрь көнне Бигәнәй авылы мәдәният йортында "Бездә Яңа ел, Яңа ел кунакка дәшә" дигән Яңа ел бәйрәм тамашасы булып узды. Яңа ел бәйрәмен үткәрүдә авылыбыз үзешчәннәре, "Мизгел"халык театры, "Яшьлек" бию коллективы кызлары катнашты.Кызлар үзларенең матур,дәртле биюләрен буләк иттеләр.Теләче авылының искиткеч талантлы җырчысы Эльмира белән Мамалай авылының талантлы җырчысы Ирек бәйрәм барышында үзләренең матур җырлары белән халык күңелен шатландырдылар.Сатыш авылы җирлеге башлыгы Фаиль Фахимович Шафигуллин авылдашларны Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм балалар елкасы ООО "Саба" Сатыш авылы бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Раиль Рафикович һәм эшмәкәр Зәйннетдинов Айдар Рөстәмовичның спонсорлыгы ярдәмендә быел бушлай оештырылуын әйтте.Барлык катнашучы үзешчәннәребезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.Барыгызга бәхет -шатлыклар, озын гомерләр, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар телибез.Дөньялар тыныч булуын теләп калабыз.
1 нче октябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган “Гомернең алтын көзе” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаиль Фахим улы авылдашларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул бүгенге вакыйганың мөһимлеген ассызыклады, бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде. Бәйрәмнең беренче өлешендэ авыл үзэшчәннәре башкаруында зур концерт булды. Концертта катнашучылар үзләренең изге теләкләрен җыр, бию, шигырь аша җиткерделәр. Бәйрәмнең дәвамы - күңелле аралашу, яшь вакытларын искә алу, үзләренең яраткан җырларын җырлау, шигырьләр сөйләү белән чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган бу бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән спонсорларга: Җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Раиль Рафыйк улына, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаиль Фахим улына, Бигәнәй авылы кибетләре хуҗалары: шәхси эшмәкәр Хасанов Рәис Илшат улына һәм шәхси эшмәкәр Нуриева Алсу Ягафәр кызына аеруча зур рәхмәтләребезне белдерәбез, ныклы сәламәтлек,эшләрендә зур уңышлар телибез. Бәйрәмдә чыгыш ясаган үзэшчәннәребезгә дә бик зур рәхмәтләр яусын. Алга таба да хөрмәтле өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек,озын гомерләр, тигезлектә,балалар , оныклар белән бәхетле тормышта яшәргә язсын дигән изге теләкләребезне җиткерәбез.Барыбызга да исәнлек -саулык, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.Күкләр аяз булсын! Бәйрәм рухы һәркемнең күңелендә киләсе очрашуларга кадәр җылы хисләр булып сакланыр.