Тарихи сәгать « Ленинград.Блокада.Хәтер»

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә

27нче  гыйнварда Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне — Ленинград шәһәре блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Бу тарихи датага Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә « Ленинград.Блокада.Хәтер» тарихи  сәгать үткәрелде. Чара барышында блокаданың барлыкка килү сәбәпләре, камалышта яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, блокада чорында Ленинградта яшәгән һәм эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, аның легендар яклаучылары, көндәлеге Бөек Ватан сугышы символларының берсенә әверелгән кечкенә кыз  Таня Савичеваның язмышы турында сөйләделәр .Шулай ук чарада катнашучылар китапханәдә куелган «900 дан һәм үлемсезлек көне » күргәзмәсе белән таныштылар. Чара азагында блокада вакытында һәлак булган Ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International