Акция" Кышын кошларны ашатыгыз"

2025 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

Безнең илдә «Кышын кошларны ашатыгыз!» бөтенроссия экология акциясе 2003 елдан бирле уза. Аның максаты кышлаучы кошларга ярдәм итү. Акция язучы Евгений Носов исеме белән бәйле, ул һәр көз саен җимлекләрне элгән һәм Александр Яшинның «Кышын кошлар ашатыгыз...» исемле шигыре язылган листовкалар ябыштырган, шәһәр халкын бу мөһим эшкә җәлеп итәргә омтылган.

Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясенә кушылды. Чара башында мәдәният йорты мөдире катнашучыларга туган якта нинди кошлар кышлавы, бу чорда аларга нинди ярдәм кирәк булуы, җимлекләр нәрсә белән ясала, нәрсә белән тукландырып була, нәрсә белән ашап булмый икәнлеге турында сөйләде.

Белем һәм алдан әзерләнгән җимлекләр белән коралланып, катнашучылар, агач ботакларына кош ашханәләрен элеп чыктылар. Кошлар тизлән очып килгәннәр һәм яңа урман ашханәләрен үзләштерә башлаганнар.

Бигәнәй мәдәният йортында библиотека белән берлектә " Кышын кошларны ашатыгыз" дигән акция үткәрделәр.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International