«Тормыш яшәргэ кирэк»-әңгәмә

2026 елның 26 апреле, якшәмбе

26 апрель көнне Сулэ авыл клубында Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 40 еллыгына багышланган «Тормыш яшәргә кирәк " дигән әңгәмә уздырдылар.Чараны алып баручы катнашучыларга 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында булган һәлакәтнең дөнья тарихына XX гасырның иң эре экологик фаҗигасе буларак кереп калуы турындагы мәгълүматны җиткерде.
Чарада катнашучылар коточкыч һәлакәт тарихы белән таныштылар, гомумән ликвидаторларның һәм якташларыбызның батырлыклары турында сөйләүләрен ишеттеләр, шул фаҗигале көн вакыйгаларының хроникасын күрделәр. Катнашучылар җимерелү масштаблары, шартлауның кешеләр сәламәтлегенә һәм табигать торышына йогынтысы, шулай ук куркыныч зонадан халыкны катлаулы эвакуацияләү турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International