2 январь көнне Бигәнәй авылы мәдәният йортында балалар өчен"Яңа ел могҗизалары" дигән Яңа ел Елкасы булып узды. Яңа ел Елкасы бик куңелле үтте. Балалар Елкасы ООО "Саба" Сатыш авылы бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Раиль Рафикович һәм эшмәкәр Зәйннетдинов Айдар Рөстәмовичның спонсорлык ярдәмендә быел бушлай оештырылды, аларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм эшләрендә зур уңышлар телибез.Елкада "Әдәби алан" акциясендә катнашучы балаларны китапханәче мактады, Кыш бабай бүләкләр тапшырды.Барлык катнашучы балаларга , оныкларга,олыларга актив катнашкан өчен зур рәхмәтләребезне әйтабез.Барыгызга бәхет -шатлыклар, озын гомерләр, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар телибез.Дөньялар тыныч булуын теләп калабыз.Бигәнәй мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел елкасы " Яңа ел маҗаралары" узды.