"Бездә Яңа ел, Яңа ел кунакка дәшә" дигән Яңа ел бәйрәм тамашасы

2025 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

30 нчы декабрь көнне Бигәнәй авылы мәдәният йортында "Бездә Яңа ел, Яңа ел кунакка дәшә" дигән Яңа ел бәйрәм тамашасы булып узды. Яңа ел бәйрәмен үткәрүдә авылыбыз үзешчәннәре, "Мизгел"халык театры, "Яшьлек" бию коллективы кызлары катнашты.Кызлар үзларенең матур,дәртле биюләрен буләк иттеләр.Теләче авылының искиткеч  талантлы җырчысы Эльмира белән Мамалай авылының талантлы җырчысы Ирек бәйрәм барышында үзләренең матур җырлары белән халык күңелен шатландырдылар.Сатыш авылы җирлеге башлыгы Фаиль Фахимович Шафигуллин авылдашларны Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм балалар елкасы ООО "Саба" Сатыш авылы бүлекчәсе җитәкчесе  Шаймарданов Раиль Рафикович һәм эшмәкәр Зәйннетдинов Айдар Рөстәмовичның спонсорлыгы ярдәмендә быел бушлай оештырылуын әйтте.Барлык катнашучы үзешчәннәребезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.Барыгызга бәхет -шатлыклар, озын гомерләр, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар телибез.Дөньялар тыныч булуын теләп калабыз.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International