29 нчы январь көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба районы мәдәният йортына авылдашлар белән культпоход оештырды. Анда район шәҗәрәләр фестивале "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре"йомгалау концерты күрсәтелде. Тамашачылары, катнашучылары, оештыручылары күп булган бу йомгаклау концерты авылдашларга бик ошады. Гаилә агачының тамырларын җиде буынга кадәр белергә кирәк, диләр. Үз нәселенең тарихын белү, буыннар тарихын өйрәнү,истә тоту - һәркемнең изге эше.