Ел саен 2 нче февральдә Россиянең Хәрби Дан көне - 1943 нче елда Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрең тар-мар итү көне билгеләп үтелә.
2 нче февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Сталинград сугышы-әһәмиятле вакыйга"- тарихи сәгать үткәрелде. Очрашуда катнашучылар совет солдатларының һәм командирларының батырлыгы турында белделәр, әлеге бөек сугышның тарихи һәйкәлләре: Мамай курганы, Павлов йорты белән таныштылар. Сталинград сугышы турында китап күргәзмәсе оештырылды. Ахырда катнашучылар Сталинград өчен канкойгыч сугышларда һәлак булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.