Иске Яңа ел - 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә иске стиль буенча билгеләп үтелә торган рәсми булмаган популяр бәйрәм. Бу бәйрәмне билгеләп үтү максаты белән ,Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 11 гыйнвар көнне “ Исәнме, Иске Яңа ел” бәйрәм чарасы үткәрделәр. Тамашачылар җыр һәм бию, хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы катнашучыларны Яңа ел белән котлап, тынычлык һәм иминлек теләделәр. Тамашачылар бушлай җиңелмәс лотереяда катнаштылар һәм Кыш Бабай бүләкләрен оттылар. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.