ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2023 ел
дүшәмбе

1 май көнне  Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Май калейдоскобы» исемле танып белү - уен программасы үткәрде. Чара барышында балалар  төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. «Очты, очты», «Кем тизрәк», «Паровозик», «Куышлы» кебек уеннарны балалар бик яратып уйнадылар.

 

Тэги: Оет авыл клубы

     Соңгы елларда 1 Май бәйрәме элеккеге кебек үк киң билгеләп үтелми. Май демонстрацияләрен бөтен халык урамга чәчәкләр һәм һава шарлары белән чыгып үткәрмиләр инде. Әмма дәүләт бәйрәме статусын бу көн саклап калды, һәм күпләр гадәт буенча ел саен яз һәм хезмәт көнен бәйрәм итә..

       1 май көнне балаларның танып – белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү, дәүләт бәйрәмнәренең барлыкка килү тарихы белән таныштыру һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре , китапханәче «Яз һәм Хезмәт Бәйрәме»дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре Яз һәм хезмәт көне турында сөйләделәр,  уен формасында викторина үткәрелде, хезмәт турында мәкальләр яңгырады. . Чара Беренче Май рухында тәмамланды: балалар кулы белән ясалган стенгазета һәм шарлар бәйрәм атмосферасы тудырды Чара ахырында бүләкләр тапшырылды. 

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

   1 Май-Яз һәм хезмәт көне-яз кояшының җылысын, яңа көч алып  килүче зур бәйрәм. 1 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты, "Май кәефе" дигән исем астында , балалар өчен  бәйрәм үткәрделәр. Балалар белән буялган йомырка җыю оештырылды. Бәйрәмчә матур киенгән балалар өйдән –өйгә йөреп йомырка җыйдылар.  Авылдашларын бәйрәм белән котладылар, иминлек теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән өлкәннәр балалар өчен тәм-томнар һәм йомыркалар әзерләделәр. Чара ахырында балалар белән бергә ,табигатьтә күңел ачтылар, төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар бик шәп һәм күңелле вакыт үткәрделәр

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Беренче май бәйрәме – ул язгы кояшның җылысын, яңа көч һәм яңа өметләр китерүче көтеп алган бәйрәм. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, бу көнне Өтернәс авыл клубы “Бергә бәйрәм итәбез” дип исемләнгән чара үткәрде.балалар белән өйләргә йөреп авылдашларны котладык, такмаклар әйтеп, хуьабикщлщр алдан щзерлщп куйган буялган йомырка,күчтәнәчләрне җыйдык. Соңыннан табигатьтә күңелле уеннар оештырдык. Бәйрәм мизгелләре балалар күңелендә озак сакланыр әле. 

Тэги: Өтернәс авыл клубы

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 01 майда Урман хуҗалыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән бергә Иске Татар йоласын яңартырга карар кылдылар. Бу йоланың аерым исеме юк. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Милли киемнәрдәге хезмәткәрләр балалары белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Безнең урман хуҗалыгында бу чара беренче тапкыр булды. Хәзер без ел саен элеккеге гореф-гадәтләребезне яңартачакбыз.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 01 май  көнне Керәнне  авыл клубы мөдире «Бәхетле балачак» дип исемләнгән бәйрәм оештырды.​ Без татар халкының борынгы  йоласын яңартырга булдык. Бу йоланың аерым исеме юк. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе – төрле матур төсләргә буялган йомырка җыю. Иртән клуб  мөдире балалар һәм әти-әниләре белән бергә авыл урамына  йомырка җыярга чыктылар. Бәйрәм уңаеннан матур киенгән балалар авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәрдар булган  хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Аннары балалар һәм аларның әти-әниләре күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итү өчен яхшы сәбәп булып тора.

Тэги: Керәнне авыл клубы

1 майда Очиле авыл клубы мөдире "буялган йомырка җыю"бәйрәмен оештыра һәм үткәрә.Буялган йомырка җыю-безнең якларда бүгенге көнгә кадәр сакланган иң борынгы йолаларның берсе. Бу көнне хуҗалар йомырканы буяганнар, төрле тәмләткечләр пешергәннәр. Балалар киенеп урамнар буйлап йөрделәр, котлау сүзләре белән буялган йомырка, төрле тәм-томнар җыйдылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

 

 ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 1 майда Тенеки авыл клубы мөдире Тенеки авыл балалары белән иртәнге сәгатьләрдә йомырка җыю традициясе буенча урамга чыкты. Иртәнге сигездән үк барысы бергә өйдән-өйгә актив кереп, тәм-томнар җыя башладылар. Балалар бертавыштан хуҗаларны бәйрәм белән котладылар. Олылар исә, аларга күчтәнәчләр тапшырып, аларга үзләренең яхшы теләкләрен җиткерделәр.

Тэги: тенеки авыл клубы

 1 Май-Яз һәм хезмәт көне-язгы кояш җылысын, яңа көч һәм илһам алып килүче бәйрәм. Үз хезмәтләре белән киләчәкне булдыручы һәркемнең аерым теләктәшлек хисе белән билгеләп үтелә торган бәйрәм. 1 майда Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре 1 Май — Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган «Безнең авыл беренче майны каршы ала» дип исемлэнгэн бәйрәме оештырдылар. Бу матур язгы көн табигатьнең уянуы, елның иң якты һәм искиткеч вакыты белән бәйле. Балалар бу бәйрәмне бик яраталар. Балалар киенеп урамнар буйлап йөрделәр, котлау сүзләре белән буялган йомырка һәм тәм-томнар җыйдылар. Чарада татар халкының төрле уеннарын уйнадылар, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм ахырында балалар балык ашы һәм чәй белән сыйландылар.

 

Тэги: Урта Нырты авыл клубы

Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Халыкка бу көн турында алдан ук хәбәр ителгән, шуңа күрә хуҗабикәләр йомыркаларны кичтән буяганнар. Йомыркаларны еш кына суган кабыгы кайнатмасында буяганнар, аның концентрациясенә бәйле рәвештә йомырка төсе Алтын-сарыдан кара-көрәнгә кадәр булган. 1 майда, Яз һәм Хезмәт бәйрәме хөрмәтенә, Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә авылдашларын бәйрәм белән котладылар. Бу чарада балалар һәм өлкәннәр катнашты. Авыл халкы балалар өчен бик күп төрле тәм-томнар әзерләгән, йомыркаларны буяган. Чарада катнашучыларның барысы да канәгать калды. Катнашучылар: 34.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International