Соңгы елларда 1 Май бәйрәме элеккеге кебек үк киң билгеләп үтелми. Май демонстрацияләрен бөтен халык урамга чәчәкләр һәм һава шарлары белән чыгып үткәрмиләр инде. Әмма дәүләт бәйрәме статусын бу көн саклап калды, һәм күпләр гадәт буенча ел саен яз һәм хезмәт көнен бәйрәм итә..
1 май көнне балаларның танып – белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү, дәүләт бәйрәмнәренең барлыкка килү тарихы белән таныштыру һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре , китапханәче «Яз һәм Хезмәт Бәйрәме»дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре Яз һәм хезмәт көне турында сөйләделәр, уен формасында викторина үткәрелде, хезмәт турында мәкальләр яңгырады. . Чара Беренче Май рухында тәмамланды: балалар кулы белән ясалган стенгазета һәм шарлар бәйрәм атмосферасы тудырды Чара ахырында бүләкләр тапшырылды.