«Бәхетле балачак». Яз һәм Хезмәт бәйрәме.

2023 елның 1 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 01 май  көнне Керәнне  авыл клубы мөдире «Бәхетле балачак» дип исемләнгән бәйрәм оештырды.​ Без татар халкының борынгы  йоласын яңартырга булдык. Бу йоланың аерым исеме юк. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе – төрле матур төсләргә буялган йомырка җыю. Иртән клуб  мөдире балалар һәм әти-әниләре белән бергә авыл урамына  йомырка җыярга чыктылар. Бәйрәм уңаеннан матур киенгән балалар авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәрдар булган  хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Аннары балалар һәм аларның әти-әниләре күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итү өчен яхшы сәбәп булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International