ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 1 майда Тенеки авыл клубы мөдире Тенеки авыл балалары белән иртәнге сәгатьләрдә йомырка җыю традициясе буенча урамга чыкты. Иртәнге сигездән үк барысы бергә өйдән-өйгә актив кереп, тәм-томнар җыя башладылар. Балалар бертавыштан хуҗаларны бәйрәм белән котладылар. Олылар исә, аларга күчтәнәчләр тапшырып, аларга үзләренең яхшы теләкләрен җиткерделәр.