ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Иске Яңа ел-ул чыннан да матур һәм уникаль бәйрәм, ул кешеләрне берләштерә һәм Тылсым атмосферасын китерә. 14 январь көнне сулы авыл клубында, Корсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, әлеге вакыйгага багышланган искиткеч бәйрәм чарасы узды.Мәдәният хезмәткәрләре кызыклы программа әзерләгәннәр .Барысы да актив җырладылар ,биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар.Төрле һәм күңелле уеннар шатлык һәм күңел ачу атмосферасы тудырды.

Тэги: Курсабаш авыл мәдәният йорты

14 январь көнне Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә биш бала анасы Исхакова Сания белән очрашу үткәрде.аның улы хәрби операция вакытында Ватаныбызны свода чистартканда һәлак булды. Исхакова аның тормышы һәм Чечняда булуы турында сөйләде. Балалар һәм авылдашлар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр.

Тэги: Туктар авыл клубы

Иске Яңа ел-ул чыннан да матур һәм уникаль бәйрәм, ул кешеләрне берләштерә һәм тылсым атмосферасын китерә. 14 январь көнне Сулэ авыл клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, әлеге вакыйгага багышланган искиткеч бәйрәм чарасы узды.Мәдәният хезмәткәрләре кызыклы программа әзерләгәннәр .Барысы да актив җырладылар ,биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар.Төрле һәм күңелле уеннар шатлык һәм күңел ачу атмосферасы булэк итте.

Тэги: Сулэ авыл клубы

14 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән лицеенда укучы балалар өчен Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган «Мир заповедников» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара кысаларында укучылар тыюлыкларның ни өчен кирәклеген белделәр һәм милли паркларның уникаль экосистемалары белән таныштылар. Шулай ук кыргый табигатьне саклауга юнәлдерелгән волонтерлык эшләренең мөмкинлекләре турында да фикер алыштылар. Мәгълүмат сәгате барышында балалар өчен викторина оештырылган иде. Бу чара балаларга аларның киләчәк буыннар өчен табигатьне саклауга үз өлешен кертә ала икәнен аңларга мөмкинлек бирде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

13 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «К нам мчится Старый Новый Год» исеме астында Искечә Яңа ел кичәсе оештырдылар. Ял кичәсе программасына музыкаль-уенннар, бию программасы кертелгән иде. Тамашачылар биеделәр, мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.

 Кичәдә катнашкан һәр кеше призлар һәм рәхмәт сүзләренә лаек булды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

Күптән түгел бөтен ил белән Яңа елны каршы алдык. Тагын күңел ачу,тагын бәйрәм! Иске Яңа ел-безнең илдә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. 12 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья Чурчи, Язлы Арташ һәм Урта Нырты авыл клублары хезмәткәрләре “Иске Яңа Ел Белән, Дуслар!" дигән бәйрәмне Олы Арташ авыл клубында үткәрделәр. Бәйрәмдә катнашучыларны кызыклы бәйгеләр һәм  уеннар, күңелле тамаша  көтте. Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы һәркемгә ошады. Залда күңел ачу һәм көлү хөкем сөрә иде. Тамашачылар җыр һәм бию әйләнешенә эләктеләр. Ә ахырдан көтеп алган -дискотека!

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Укучылар өчен якшәмбе көне-ял итү, уйнау, яңадан башлану һәм яңа уку атнасына әзерләнү вакыты. Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 12 январь көнне балалар өчен ял сәгате үткәрделәр. Балалар хәрәкәтле уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, зур кызыксыну белән өстәл уеннары уйнадылар. Балалар яхшы кәеф алдылар!

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Иске Яңа ел-13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә иске стиль буенча билгеләп үтелә торган рәсми булмаган популяр бәйрәм. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатында Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 11 гыйнварда “ Исәнме, Иске Яңа ел"дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Тамашачылар җыр һәм бию, хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. Чара күңелле, юмор, көлү белән тулы иде. Кыш бабай белән Кар кызы котлавы күңелле сюрприз булды. Шулай итеп, шаяртулар, биюләр һәм сөйләшүләр артыннан сиздермичә генә вакыт үтеп китте. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

13 январь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында «Елан елын каршы алыйк» дигән яңа ел чыршысын ябуны оештырдылар. Чара башында котлау сүзе белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев чыгыш ясады. Ябылу бәйрәмнең гаҗәеп образлары һәм җылы тарихлары белән баетылган театральләштерелгән тамашадан башланды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында махсус әзерләнгән концерт программасы үзешчәннәр белән берлектә, «Акварель» халык бию төркеме белән бәйрәм җырларын, биюләрен башкару белән дәвам итте. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды, һәркайсы бүләк алды. Бу чара барысын да Яңа ел тылсымының җылы мизгелләре белән берләштерде һәм күңелле бәйрәм атмосферасы тудырды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

12
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

  12 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Искечә Яңа ел уңаеннан традиция буенча үткәрелә торган “Үкенерлек түгел үткәннәр” тематик кичәсен уздырдылар. Ул кичәгә 2025нче елда 50 яшьләрен тутырачак үзләрен туган авылларына багышлаган авылдашларыбыз чакырулы иде. Чара “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов И.Х., Шытсу җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., мәдәният хезмәткәрләренең котлау сүзләре һәм җырлары белән башланып китте. Алга таба кичә “Кунак Бит Шоу” тапшыруы кысаларында барды. Һәр катнашучы башта киләчәккә һәм үткәнгә юл сайлады. Киләчәккә сайлаучыга капучино, үткәнгә сайлаучыга чәй тәкъдим ителде. Шоу 4 турдан торды. 1 тур  - “Мәктәп сораулары”. Сораулар логикага бирелде. Юбилярлар татар халык җырын акапелла җырладылар. Икенче турда алар үзләре турында сөйләделәр. Өченче тур “Кар бөртеге– сорау” дип аталды. Стенага “кар бөртекләре” эленде, алар артына сүзләр язылды. Шул сүзләр буенча үзләренең тормышына бәйле сорауларга җавап бирделәр. Дүртенче котлау турында юбилярларга туганнары, дуслары, якыннары җырлар, шигырьләр, җылы теләкләр бүләк иттеләр. Тапшыру барышында Кыш бабай да килеп котлады, уеннар оештырды, күчтәнәчләр өләште. Тематик кичә бик позитив, иҗади, җанлы үтеп, дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International