"Исәнме, Иске Яңа ел!"бәйрәм чарасы

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Иске Яңа ел-13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә иске стиль буенча билгеләп үтелә торган рәсми булмаган популяр бәйрәм. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатында Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 11 гыйнварда “ Исәнме, Иске Яңа ел"дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Тамашачылар җыр һәм бию, хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. Чара күңелле, юмор, көлү белән тулы иде. Кыш бабай белән Кар кызы котлавы күңелле сюрприз булды. Шулай итеп, шаяртулар, биюләр һәм сөйләшүләр артыннан сиздермичә генә вакыт үтеп китте. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International