Күптән түгел бөтен ил белән Яңа елны каршы алдык. Тагын күңел ачу,тагын бәйрәм! Иске Яңа ел-безнең илдә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. 12 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья Чурчи, Язлы Арташ һәм Урта Нырты авыл клублары хезмәткәрләре “Иске Яңа Ел Белән, Дуслар!" дигән бәйрәмне Олы Арташ авыл клубында үткәрделәр. Бәйрәмдә катнашучыларны кызыклы бәйгеләр һәм уеннар, күңелле тамаша көтте. Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы һәркемгә ошады. Залда күңел ачу һәм көлү хөкем сөрә иде. Тамашачылар җыр һәм бию әйләнешенә эләктеләр. Ә ахырдан көтеп алган -дискотека!