14 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән лицеенда укучы балалар өчен Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган «Мир заповедников» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара кысаларында укучылар тыюлыкларның ни өчен кирәклеген белделәр һәм милли паркларның уникаль экосистемалары белән таныштылар. Шулай ук кыргый табигатьне саклауга юнәлдерелгән волонтерлык эшләренең мөмкинлекләре турында да фикер алыштылар. Мәгълүмат сәгате барышында балалар өчен викторина оештырылган иде. Бу чара балаларга аларның киләчәк буыннар өчен табигатьне саклауга үз өлешен кертә ала икәнен аңларга мөмкинлек бирде.