Иске Яңа ел-ул чыннан да матур һәм уникаль бәйрәм, ул кешеләрне берләштерә һәм тылсым атмосферасын китерә. 14 январь көнне Сулэ авыл клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, әлеге вакыйгага багышланган искиткеч бәйрәм чарасы узды.Мәдәният хезмәткәрләре кызыклы программа әзерләгәннәр .Барысы да актив җырладылар ,биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар.Төрле һәм күңелле уеннар шатлык һәм күңел ачу атмосферасы булэк итте.