"Нәүрүз – яз бәйрәме"

2026 елның 29 марты, якшәмбе

28 мартта Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Нәүрүз – яз бәйрәме" үткәрделәр.Бәйрәм татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә кушылу, татар халык уеннары, татар халык биюләре элементлары белән танышу, милли бәйрәмнәргә эмоциональ-уңай мөнәсәбәт булдыру максатыннан үткәрелде. Мәдәният  йорты каршында   Нәүрүзбикәне каршы алырга олысы кечесе җыелды. «Нәүрүз» нең барлык катнашучылары «Карга боткасы», кайнар чәй һәм коймак белән рәхәтләнеп авыз иттеләр. Катнашучылар шигырьләр укыдылар, язны мактадылар һәм чакырдылар, җырладылар, биеделәр һәм уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында катнашучылар призлар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм программасы тамашачыларда  җылы атмосфера һәм искиткеч кәеф тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International