ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Кыш ае бик матур, гаҗәеп айларның берсе. Аны балалар да, зурлар да бик яраталар. Кыш турында художниклар картиналар иҗат итәләр, күп шигырьләр һәм җырлар языла. Кышкы табигать бик үзенчәлекле, саф һава һәм суык белән агачларда бизәкләр эленә. 3 гыйнвар көнне Елыш авыл клубында "Суык тәрәзәгә бизәкләр ясый" - дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Балалар үз рәсемнәрендә кышны, Яңа ел ёлкасын, Кар кызын, кышкы табигатьне, Кыш бабайны бик теләп ясадылар. Соңыннан табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр тыңладылар. Клуб мөдире балаларны рәсем конкурсында актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә сау сәламәт булып, чаңгы-чаналарда шуып, каникулны матур итеп үткәрүләрен теләде

Тэги: Елыш авыл клубы

3 январь көнне Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә "Яңа ел могҗизалары"балалар чыршысы үткәрде. Бәйрәмдә уеннар, конкурслар уздырылды. Барлык кунаклар һәм катнашучылар бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле һәм дәртле булды. Барлык балалар да актив катнаштылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм, әлбәттә, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Ә Кыш бабай белән Кар кызы иң җылы теләкләрен һәм үгет-нәсыйхәт сүзләрен теләделәр. Китапханәче "Әдәби алан"проектында катнашучыларны котлады. Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук оттырышсыз лотерея уйнатылды.

Тэги: Туктар авыл клубы

2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкият могҗизалары һәм тылсымлы бәйрәм. 31 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында «Көлке, борчуларсыз шаяртып ,бу Яңа елны каршылыйк»дип исемләнгән Яңа ел бал - маскарады булды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, аннары Кыш бабай белән Кар кызы, юлбарыс һәм елан ел символлары һәркемгә куаныч белән килде. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды, алар бәйрәм тамашасын тагын да ямьлэндереп жибэрделэр.Барысы да элеге бэйрэм белән канәгать калдылар, чөнки һәркем үз призын һәм бәйрәм кәефен алды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

 

Яңа ел һәркем өчен көтеп алынган зур матур бәйрәм. Аны күңелле, кызыклы итеп  үткәрү  мәдәният хеәмәткәрләреннән  зур җаваплылык сорый. Олы Арташ авыл клубында узачак Яңа ел тамашасына да без- Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәче, Язлы Арташ, Чабья- Чурчи авыл клубы хезмэткэрлэре бик ныклап эзерләндек.30 декабрь көнне Олы Арташ клубында   " Яңа елның сихри мизгелләре" дип аталган куңелле ял кичәсе һәркемнең кунеленә утеп кергәндер. Авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Р.И.котлау сузләре белэн халыкка һәм безгә рэхмэтләрен җиткерде.Кыш бабай белән Кар кызы , урман җәнлекләре , куңелле клоун катнашында театральлэшкэн тамаша, куңелле уеннарда халык рәхәтләнеп катнашты.  Һәр уенда тамашачылар кунел ачты. Шау -шу, көлү , шаярулар белән тамаша сизелми утеп тә китте. Соныннан ,дискотека да, яшьләр белән олылар да биеп куңел ачты.Элеге тамашаны карарга курше авыллардан да бик куп халык җыелган иде. Бәйрәм ахырында  авыл халкы, район мәдәният йорты җитәкчеләренә, оештыручыларга һәм спонсорлык итүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

2 январь көнне Туктар авыл клубы яшүсмерләр белән "Исәнме Яңа ел"исемле күңел ачу уены үткәрде. Яшүсмерләр Яңа ел уеннарын уйнадылар һәм үзара ярыштылар.Кыш бабай белән Кар кызы табышмакларын чиштеләр.Кич дискотека белән дәвам итте.

Тэги: Туктар авыл клубы

2 январь көнне Сулы авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә балалар өчен Яңа ел чыршысы бәйрәме үткәрелде.

Яңа ел-могҗиза көтү бәйрәме, Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәм күп кенә әкият геройлары белән очрашу шатлыгы ул. Алар-әйлән-бәйлән уйнау, чыршы янында биюләр, мәзәкләр, җырлар, уеннар һәм елмаюлар.

Кечкенә балалар өчен матур бәйрәм оештырылды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.Балаларның күңеленә әкият персонажлары : Хоттабыч,Убырлы карчык һәм Ел символы-Елан килде.Балалар Кыш бабайны һәм Кар кызын Яңа ел турында шигырьләре белән сөендерделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барлык катнашучылар да призлар һәм күп бүләкләр алды.Ахырда оттырышсыз лотерея булды.

Тэги: Курсабаш авыл мәдәният йорты

Яңа ел – һәркемнең иң яраткан бәйрәме, ул шатлык бүләк итә һәм әкияткә ышанырга ярдәм итә. Без бу әкиятне иҗат итәбез: чыршыны гирляндалар белән бизибез, үз кулларыбыз белән уенчыклар ясыйбыз.

 Кышкы каникулларны кызыклы итеп үткәрүне оештыру максатыннан, бүген 2 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре кече сыйныфлар өчен күләмле кар бөртекләре ясау буенча «Кар бөртекләре Галереясе» дип исемләнгән мастер-классы үткәрделәр. Матур кар бөртеге ясау өчен балаларга А4 форматындагы ак кәгазь битләре, җилем, кайчы таратылды. Бераз фантазия һәм осталык кулланып, балалар могҗиза эшләделәр - гади кәгазь битен искиткеч кар бөртегенә әйләндерделәр. Һәр баланың кар бөртекләре бик матур килеп чыкты, балалар күтәренке рухта өйләренә таралышты.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

   Яңа ел – иң көтеп алынган бәйрәм. 31 декабрь көнне Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Яңа ел сукмаклары буйлап” дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Бәйрәм театральләште-релгән тамаша белән башланып, концерт номерлары һәм конкурслар белән дәвам итте. Чын күңел ачу Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел килгәч башланды. Алар һәркемгә бүләкләр өләштеләр, биюләр, җырлар, уеннар белән бәйрәм чарасын ямьләндерделәр. Бәйрәм җылы, шатлыклы атмосферада үтте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

2 январь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә балалар өчен Яңа ел чыршысы бәйрәме үткәрелде.
Яңа ел-могҗиза көтү бәйрәме, Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәм күп кенә әкият геройлары белән очрашу шатлыгы ул. Алар белэн әйлән-бәйлән уйнау, чыршы янында биюләр, мәзәкләр, җырлар, уеннар һәм елмаюлар.
Кечкенә балалар өчен матур бәйрәм оештырылды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.Балаларның күңеленә әкият персонажлары : Хоттабыч,Убырлы карчык һәм Ел символы-Елан килде.Балалар Кыш бабайны һәм Кар кызын Яңа ел турында шигырьләре белән сөендерделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барлык катнашучылар да призлар һәм күп бүләкләр алды.Ахырда оттырышсыз лотерея булды.

Тэги: Сулэ авыл клубы

1
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Яңа ел — дөньядагы иң яхшы бәйрәм! Балачактан ук ул безнең йөрәкләрдә кала, һәм мәңге яши. Без ел саен сихер көтәбез, ниһаять, кышның тылсымлы бәйрәменә могҗизага,омтылабыз! Кыш бабай белән Кар Кызының өйдә котлавы-бәйрәм һәм дулкынландыргыч вакыйга, ул сабыйларга онытылмаслык тәэсирләр китерә. 1 гыйнвар көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарында авылдашларыбыз Шәриповлар гаиләсенең чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләп Яңа ел бүләкләре һәм тәм-томнар тапшырдык.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International