21 февраль көнне Туктар авыл клубы “И туган тел-и матур тел»дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Туган тел-кешегә бирелгән байлык, аңа сакчыл карарга кирәк. Туган тел – ул безнең үзебезнең бер өлешебез, чөнки ул һәрвакыт безнең белән, кайда гына булсак та, нинди генә телдә аралашырга туры килмәсен. Анда безнең әти-әниләребез, ди-бабаларыбыз сөйләшә, балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз да сөйләшәчәк. Нәкъ менә шуңа күрә аны лаеклы хәлдә саклау бик мөһим. чөнки туган тел, ул буыннан-буынга саклана торган мирас, ул үзенә халыкның бөтен тарихын җыя, аның кәефен, фикерләрен һәм вакыйгаларын сеңдерә