21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне Кече халыкларның телләрен саклауның мөһимлеген ассызыклый. Бәйрәм чагыштырмача күптән түгел барлыкка килгән һәм 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО генераль конференциясендә расланган. Тел һәм мәдәни төрлелеккә ярдәм итү максатыннан, 2000 елның февралендә үк бу датаны бөтен дөнья буйлап билгеләп үтә башладылар. Туган тел хаклы рәвештә буыннар арасындагы элемтәнең төп коралы булып санала. Ул үзендә этнос тарихын гына йөртеп калмый, аны йөртүчеләр арасында өзелмәс бәйләнеш тә формалаштыра. Бу үзаңны белдерү ысулы, халыкның бердәмлеге һәм оригинальлеге нигезе, шулай ук алган белемнәрнең иң зур архивы. 20 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Туган тел - минем горурлыгым!"дигән чара уздырдылар. Чараның төп бурычы-балаларны үзләренең тел һәм мәдәни мирасларын хөрмәт итәргә өйрәтү иде.