Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Ш. Сафиуллин исемендәге IX ачык татар халык җыр-музыка иҗаты фестивалендә катнашу

2025 елның 22 феврале, шимбә

22 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Ш. Сафиуллин исемендәге IX ачык татар халык җыр-музыка иҗаты фестивалендә катнашты. Фестивальнең максаты-татар җыр һәм инструменталь иҗатын саклау, үстерү һәм пропагандалау, Татарстанның һәм бөтен Россиянең рухи һәм әхлакый яңарышы. Сәхнәдә «Тулган ай» фольклор коллективы җитәкчесе Галиева Минҗиһан Әхмәдулла кызы һәм режиссер куючы Г.М. Әхмәтшина «Хәтфә» татар халык җырына фольклор композициясе күрсәтелде. Коллективта катнашучылар лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International