Иҗади лабораториядә катнашу

2026 елның 22 марты, якшәмбе

17 март көнне Г.Камал  исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Идел-Йорт» театр коллективларының XXVI төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында, Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең тату, иҗат коллективы  иҗади лабораториядә катнашты.Лаборатория эшендә катнашучыларның һөнәри үсешенә, тәҗрибә уртаклашуга һәм фестиваль-конкурсның төп этапларына әзерләнүгә юнәлдерелгән иде.Иҗади лаборатория программасына яңа театрның җитештерү цехлары буйлап экскурсия дә кертелгән иде. Катнашучылар Республиканың төп сәхнәсенең сәхнә арты тормышы белән таныштылар – костюмер, декорация цехлары, грим цехлары. Аннары актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме һәм ораторлык сәнгате буенча мастер-класс уздылар. Аны актер, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Ф. Р. Җиһаншин алып барды. Интенсив практик күнегүләр, тренинглар һәм сәхнә сүзе өстендә эшләүне үз эченә алды, анда делегациянең иң актив катнашучылары Г.Камал сәхнәсенә куелган пьесалар җыентыгы китабы һәм иллюстрацияле открыткалар белән бүләкләнделәр. Программаның соңгы өлешендә театрның сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары Илфир Якупов белән әңгәмә булды. Катнашучылар сораулар бирә, театр эшенең үсеше турында фикер алыша, илнең әйдәп баручы театрларының берсе белән идарә итү һәм иҗади үсеш тәҗрибәсен ишетә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International