21 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан" Яраннар чәчәк аткан" дип исемләнгән зур концерт куелды. Әлеге концерт- Олы Нырты авыл җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләре , китапханәче һәм Язлы Арташ клуб мөдире белән берлектә әзерләнде.Мәдәният йорты фойесында афган сугышында һәлак булган якташыбыз Шайдуллин Фердинандның, махсус операциядә һәлак булган авылдашыбыз Гайнетдинов Ренатның истәлегенә һәм бүгенге көндә махсус операциядә булган авылдашларыбызның шәхси әйберләреннән торган выставка эшләде. Патриотик рухта төзелгән концерт программасы ике өлештән торды.Башта тамашачыларга Ә.Еники әсәре буенча " Бер генә сәгатькә" әсәре сәхнәләштереп күрсәтелде. Икенче өлеше сугышчан җырлар һәм биюләрдән торды. Концерт ахырында батыр сугышчыларның әниләре , якын туганнары бүләкләнде. Бүгенге кичә һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.Концерт ахырында ветеран укытучы Гаффарова М.М.эчтәлекле һәм мәгнәле чыгышлар өчен чиксез зур рәхмәтләрен җиткерде.