21 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында Иләбәр китапханәсе белән берлектә “И туган тел-и матур тел» исемле шигърият сәгате үткәрелде. Туган тел-кешегә бирелгән байлык, аңа сакчыл карарга кирәк. Туган тел – ул безнең үзебезнең бер өлешебез, чөнки ул һәрвакыт безнең белән, кайда гына булсак та, нинди генә телдә аралашырга туры килмәсен. Анда безнең әти-әниләребез, ди-бабаларыбыз сөйләшә, балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз да сөйләшәчәк. Нәкъ менә шуңа күрә аны лаеклы хәлдә саклау бик мөһим. Чөнки туган тел, ул буыннан-буынга саклана торган мирас, ул үзенә халыкның бөтен тарихын җыя, аның кәефен, фикерләрен һәм вакыйгаларын сеңдерә.