ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Хәзерге заманда музыкаль инструментлар дөньясы тагын да баеды, төрлеләнде – яңалар барлыкка килде, борынгы инструментларның рәвеше үзгәрде. 26 март көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Укучылар өчен мәдәният” проекты кысаларында “Музыка уен кораллары дөньясы” дигән танып-белү сәгате оештырдылар. Балалар халык уен кораллары турында искә төшерделәр, аларның кулланылышын аңлаттылар. Шулай ук тематик сорауларга җавап бирделәр. Чара балаларның музыка уен коралларында баянга кушылып татар халык көйләрен башкарулары белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә "Нәүрүз"бәйрәмен оештырдык.Бәйрәм балалар өчен уеннар белэн башланды. Ифтардан сон клубта күңелле уеннар,җыр-биюләр белән дәвам итте.

Тэги: Туктар авыл клубы

28 мартта Эзмә мәдәният йортында «Тәмәке тарту модалы түгел»дип аталган чара узды. Тәмәке тартуның организмга зыянлы йогынтысы турында һәркем белә. Шулай да безнең зур планетабызның һәр шәһәрендә һәм һәр торак пунктында тәмәке тартучылар күп. Көн саен бер тәмәке тарткан кеше үз сәламәтлегенә, шулай ук тирә-юньдәге кешеләрнең сәламәтлегенә төзәтеп булмый торган зыян китерә. Кызганычка каршы, һәр кеше тиз генә тәмәке тартуны ташлый алмый. Тәмәке тартудан үз ихтыяр көчен күрсәтеп кенә котылырга мөмкин. Балалар белән тәмәке тартуга каршы сөйләшү булды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

   28 март көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре ,китапханәче белән берлектә «Игелек –тылсымлы дару» дигән темага танып-белү сәгате үткәрделәр.

   Чара педагог, язучы Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган иде. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында күп кызыклы мәгълүмат белә алдылар. Чара электрон презентация белән үрелеп барды.

   Чарада катнашучылар Ушинскийның әкиятләрен кычкырып  укудылар.

Ушинскийның хикәяләре һәм әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.

 Чара ахырында балалар, К.Д.Ушинский әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнарны карадылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

   Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Шулай булуга карамастан  яз – ул табигатьнең генә түгел, күңелнең, йөрәкнең дә уянуы. Бу вакытта яңа хисләр туа, булганнары яңара. 28 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен - "Язгы матур көннәрдә"исем астында  уен программасы үткәрделәр. Күңелле чарага балалар ял итү һәм күңел ачу өчен җыелды. Балалар яз билгеләрен, мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар аша искэ төшерделәр.Язның елдагыга караганда иртәрәк килүе безны нык шатландырды. «Күчешле», «Күңелле бульдозерлар», «Язгы ат чабышлары» кебек хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар тәкъдим ителгән конкурсларда актив катнаштылар. Алар бугенге чарада вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр,  узлэренэ күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр, аралашу шатлыгы, яхшы кәеф алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

28 мартта Урта Нырты авыл клубы мөдире саф һавада күчмә уеннар үткәрде. Ачык һавада хәрәкәтчән күңел ачу уеннары балаларга шатлык китерә һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә. Күчмә уеннарның төрлелеге йөрү эчтәлеген баета һәм балаларны бик мавыктыра. Урамда уйнап һәм күнегүләр ясап, балалар кыюлык, мөстәкыйльлек, җитезлек һәм осталык күрсәтергә мөмкинлек ала. Акыллылык, игътибарлылык үсә. Балалар барлык мавыктыргыч эстафеталарны бик яхшы үттеләр, күтәренке кэеф  һәм яхшы энергия алдылар.

Тэги: Урта Нырты авыл клубы

28 март көнне Өтернәс авыл клубында “Яз килә” Язга юл бирик!” дип исемләнгән иҗади остаханә үтте. Иң элек балалар белән язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында әңгәмә уздырдык. Ә аннан соң кәгазьдән оригами ысулы белән көймә ясарга өйрәндек. Искиткеч матур, тигез бөкләнгән көймәләрне балалар үзләре дә бик ошаттылар.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

27
март, 2023 ел
дүшәмбе

Яз иртэ килү сәбәпле, язгы ташу иртә башланды. 11 апрельдә Очиле авыл клубында узачак "боз озату" бәйрәмен без 27 мартта уздырдык.

Яз житу белэн татар халык бәйрәме - боз озату бәйрәме якынлаша. Бу борынгы татар халкынын яз коне уздырыла торган беренче бәйрәме. Татар торак пунктларының күпчелеге елга ярында урнашкан. Шуңа күрә бөтен тормыш елга белән бәйле булган.Без авыл халкы белән, гармун уйнап, елга ярына юл тоттык. Бәйрәм барышында балаларга йоланың мәгънәсе турында сөйләдек. Теләкләр әйтеп, янган саламны суга ташладылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

26 мартта Язлы Арташ авыл клубында "Нәүрүз килде - яз килде" дип исемдәнгән яз бәйрәме оештырылды. Бәйрәмгә "Нәүрүзбикә" һәм "Шүрәле"чакырылган иде. Авылдашлар һәм бәйрәм кунаклары күңелле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, тәмле камыр ризыклары, тәм-томнар һәм тәмле коймаклар белән сыйландылар. 2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Ветеран педагог Әгъләмов Хатыйп Миркадам улы котлау сүзе белән чыгыш ясады һәм кечкенә балаларга үз куллары белән ясалган кораблар бүләк итте.

Тэги: Язлы Арташ авыл клубы

26
март, 2023 ел
якшәмбе

Кешедә иң кыйммәтле эйбер ул – тормыш, ә аның тормышында иң кыйммәтлесе – Сәламәтлек, аның өчен бөтен көчең белән көрәшү актуаль генә түгел, ә икътисади яктан да, практик яктан да кирәк була. Бүген сәламәт яшәү рәвеше-вакыт таләп итә. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру проблемасы халык арасында, бигрәк тә яшьләр арасында актуаль проблемаларның берсе булып тора. Сәламәт булу модага һәм абруйга әйләнде. Чараларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен 26 мартта Сулэ авыл клубында «миңа бу кирәкми» дигән наркотикларга каршы эчтәлекле әңгәмә уздырылды. Балалар белән наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр. Балалар зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тормышына ничек зыян китерүе турында сойлэштелэр, тормыштан мисаллар китерделәр.Һәркем үз фикерен белдерде. Бу темага видеопрезентация карадык.

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International