28 мартта Урта Нырты авыл клубы мөдире саф һавада күчмә уеннар үткәрде. Ачык һавада хәрәкәтчән күңел ачу уеннары балаларга шатлык китерә һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә. Күчмә уеннарның төрлелеге йөрү эчтәлеген баета һәм балаларны бик мавыктыра. Урамда уйнап һәм күнегүләр ясап, балалар кыюлык, мөстәкыйльлек, җитезлек һәм осталык күрсәтергә мөмкинлек ала. Акыллылык, игътибарлылык үсә. Балалар барлык мавыктыргыч эстафеталарны бик яхшы үттеләр, күтәренке кэеф һәм яхшы энергия алдылар.