30 март көнне Елыш авыл клубында "Синең ход" дип исемләнгән шашка, шахмат уеннары үткәрелде. Шашка, шахмат уеннары үзара аралашу һәм дуслашу өчен дә бик файдалы уен. Бу уеннар балаларның хәтерләрен арттыра, сизгерлекне көчәйтә, башны эшләтергә булыша. Шахмат - сабыр кешеләр уены. Һәрбер йөреш уйлап эшләнмәсә отылырга мөмкинсең. Шуңа күрә һәркем зур тырышлык белән үзен сынады. Әлеге өстәл уеннарын барысы да яратып уйнадылар.
30 мартта Эзмэ мәдәният йортында ПДН инспекторы Котдусова Миләүшә Илдаровна белән " Балигъ булмаганнар арасында мошенниклык, хокук бозулар», дип аталган очрашу узды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү профилактика эшенең иң мөһим аспекты булып тора. Яшьләр арасында җинаятьчелекне, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган башка хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан, ПДН инспекторы белән очрашу оештырылды. Әңгәмәдә җинаятьләр һәм хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы сораулар яктыртылды. Моннан тыш, инспектор тәмәке, тәмәке катнашмалары, алкоголь куллануның зыяны турында да сөйләде. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Яшь гражданнарның үз хокукларын һәм бурычларын, шулай ук закон алдындагы җаваплылыкны белүе илнең юридик яктан грамоталы халкын формалаштыруга ярдәм итә.
30 мартта Сулэ авыл клубында җирне саклау көненә багышланган "Жирне саклау көне" акциясе уздырыла. Бу акциянең максаты, беренче чиратта, планетабызның әйләнә-тирә мохитен саклау, шулай ук табигый ресурсларны акыллы һәм сак куллану һәм табигый казылмаларны экономияләү. Балаларга Җир турында күбрәк белергә без соңыннан тараткан буклетлар ярдәм итте.
30 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты ,китапханәче белән берлектә «Открой для себя мир журналов» исеме астында балалар журналлары буенча түгәрәк өстәл үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балалар журналлары белән таныштырдылар. Шулай ук журналның китаптан нәрсә белән аерылуы турында сөйләделәр, газета, мәкалә, журнал төшенчәләре белән таныштырдык. Журналдагы төп рубрикалар белән таныштырдылар, бигрәк тә балаларны уеннар, кроссвордлар, ребуслар, башваткычлар белән журнал битләре кызыксындырды. Балалар журналдагы сорауларга җавап бирделәр, «Журналны тап» конкурсында катнаштылар һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
30 март көнне, Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, язгы каникул вакытында мәктәп укучылары өчен «Кошлар дөньясы – бик кызыклы» дигән темага викторина үткәрделәр. Бу чараның максаты- укучыларның экологик аң дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның экологик культурасын формалаштыру. Әлеге чара ярдәмендә, балалар үзләренең кошлар турында белемнәрен арттырдылар . Кошларның гаҗәеп күптөрлелеге белән таныштылар, әйләнә-тирә мохиттә кошларның әһәмияте турында белделәр, Безнең якта кышлаучы, күчмә кошлар турында мәгълүмат бирделәр. Кошларны саклау һәм кышкы чорда җимлекләр кую турында сөйләделәр. Кошлар турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Үткәрелгән әңгәмәдән соң, балалар белән җимлекләргә җимнәр салдылар. Кошлар алар -табигать матурлыгы. Язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар өчен илһам чыганагы.
Һәрбер кеше өчен беренче укытучы − игелекле тылсымчы, белем юлында ярдәмче. Укытучының таланты-белемне башкаларга тапшыра белү осталыгы. Укытучы - уйларга , якыннарыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, безгә чын кешеләр булып үсәргә ярдәм итә.
Укытучы һәм остаз елы кысаларында, 30 март көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерге вакытта лаеклы ялдагы укытучы- Г.Р.Габделхакова катнашында «Минем беренче укытучым» исемле очрашу-әңгәмә үткәрделәр.Әлеге чарада катнашучыларга мәктәп укучылары тормышында беренче укытучының роле һәм беренче мәктәп китабы - Әлифбанын тарихы, авторлары турында сөйләнде. Әңгәмәдә мәктәптә кайсы авторларның китапларын кубрәк файдаланулары турында сөйләштек, чөнки лаеклы ялда булуга карамастан, Гөлсинә Раяновна мәктәпкәчә яшьтәге балаларны беренче сыйныфка әзерли.
Узләре сайлаган юлда яшь буынны лаеклы итеп тәрбияләү— һәр укытучының тормыш максаты!
30 март көнне Урта Нырты авыл клубында балалар арасында өстәл теннисы буенча "Күңелле ракетка"турниры узды. Ярыш рухына карамастан, турнир җылы дуслык шартларында узды. Кайберләре "хикмәтле" тапшырулар хисабына очко җыярга тырышса, икенчеләре һөҗүм тактикасын өстен күрә, каршы торучы теннисчыга даими һөҗүм итә. Мондый чаралар күтәренке кәеф кенә түгел, ә спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның файдасы һәм кирәклеге турында фикерне аңга нык кертә.Турнирда катнашучы барлык балалар да бүләкләр алды.
26 март көнне Иске Мичән мәдәният йортында “Хуш киләсен, Нәүрүз” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә күңелле уен программасы әзерләделәр. Балалар да, өлкәннәр дә уеннарда рәхәтләнеп һәм шатланып актив катнаштылар. Бәйрәмдә ботка белән сыйланырга һәм коймак белән чәй эчәргә мөмкин иде. Бәйрәм халык уеннары һәм биюләре белән дәвам итте. Язның җылы бәйрәме барлык катнашучылар күңеленә юмартлык һәм игелеклелек бүләк итте. Бәйрәм кунакларны бер зур гаиләгә берләштерде, анда дуслык, тынычлык һәм хөрмәт хөкем сөрде.
Һөнәр сайлау-чыннан да катлаулы һәм бик җаваплы эш! Һөнәрләр дөньясы бик күп төрле, динамик, үзгә, һәм һөнәрнең кешегә карата таләпләре даими рәвештә арта. Кешенең һөнәри эшчәнлеге һәр кешенең тормышының өчтән бер өлешен алып тора. Яраткан һәм кызыклы эш белән шулкадәр вакыт шөгыльләнү- үзе бер бәхет. Һөнәрне дөрес сайлар өчен, үз мөмкинлекләреңне, һөнәри кызыксынуларыңны һәм омтылышларыңны белергә, шулай ук һөнәр таләпләрен һәм базардагы хәлне исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә 28 март көнне Шекше мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Һөнәрләр дөньясына тәрәзә» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрделәр. Балалар иң кирәкле һөнәрне билгеләү өчен команда биремнәрен үтәделәр, тест сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр һәм уен тартмасында нәрсә яшеренгәнен күрсәтүче сораулар буенча билгеләделәр. Шулай ук малайлар һәм кызлар кайсы һөнәрнең иң кызыклы һәм заманча булуы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Уен ахырында барлык катнашучыларга да баллы бүләкләр тапшырылды.
Безнең ил буыннан-буынга тапшырылып килә торган бәйрәмнәргә, йолаларга, традицияләргә бай. 28 мартта Иштуган авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Дөньяда җырларыбыз һәм гореф-гадәтләребездән дә матур әйбер юк» дигән кич утыру уздырылды.Чарада катнашучылар татар милли мәдәниятенең бик күптөрлелегенең иң кечкенә өлешенә кагылды. Чара барышында катнашучылар Татарстанда билгеләп үтелә торган күңелле һәм матур йолаларны ,гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне искә төшерделәр, һәр заманда һәм барлык буыннар яраткан уеннар турында белделәр. "Умырзая" фольклор коллективы әгъзалары һәркемгә билгеле уеннар уйнадылар.Чара дусларча бергәләп җырлау белән дәвам итте, бу чын мәгънәсендә күңелле атмосфера тудырды. Чарада катнашучылар мәдәният йортыннан яхшы кәеф, уңай эмоцияләр һәм рәхмәт сүзләре белән кайтып киттеләр.