ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2023 ел
якшәмбе

26 мартта Килдебәк мәдәният йортында «Мать Земля ещё только в рассвете» дигән тиматик сәгать узды. Чараны Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре ,китапханәче белән берлектә әзерләделәр һәм үткәрделәр . Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырды.Бәйрәмнең Чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме булуы турында сөйләнде. Чарада катнашучы яшьләр  белән конкурслар үткәрелде:  “ Җир турында мәкальне дәвам ит”, " Җирне саклагыз — безнең уртак йортыбыз!».һ.б конкурслар үткәрелде.Барыбыз бергә  җирнең туган көненә багышланган  җырлар җырладык. Чара ахырында мәдәният хезмәткәрләре табигатькә сакчыл карарга чакырды, чөнки табигать безнең планетада булган иң кыйммәтлесе — Җир, ә кеше-аның кечкенә өлеше.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

Халыкара театр көне-театр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме, еш кына бу көнгә берничә тантаналы чаралар үткәрү матур гадәткә кергән. 26 март көнне  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен Бөтендөнья Театр көненә багышланган «Театр кулисалары артында» дип исемләнгән  сәнгать сәгате үткәрделәр. Алар  балаларны театр тарихы һәм театрда булырга мөмкин булган  һөнәрләр белән таныштырдылар. Чара барышында балалар нинди театрлар барлыгын белделәр: драма, опера, курчак театрлары булуын ачыклап киттеләр.  Театрда нинди төп һөнәрләр барлыгын һәм «нинди театрлар була? " викторинасында катнаштылар., театр турында  табышмаклар чиштеләр.Драматурглар белән таныштылар.Драма , комедия әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Әлеге  очрашу сәнгать дөньясына сәяхәт булды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

25 марттан язгы каникуллар башланды, аны укучылар түземсезлек белән көттеләр, чөнки бу дәресләрдән һәм өй эшләреннән ял итү вакыты.

Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучыларының каникулларын кызыклы һәм истә калырлык итәргә ярдәм иткән чараларны планлаштырырга тырыштылар. 26 март көнне «Бергә атлау күңелле» уен программасы уткәрелде .Чараны үткәрүнең төп бурычы, беренче чиратта, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, әхлакый-ихтыяр сыйфатларын, бердәмлек хисләрен тәрбияләү, актив һәм уңай тормыш позициясен формалаштыру булып тора. Ярыш элементлары балаларны ярышырга һәм җиңүгә ирешергә өйрәтте.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

Яз! Яз, һава кебек чиста! Март ае җиткәч, балалар кояш, җылылык, беренче чәчәкләр турында хыяллана башлыйлар. Табигать ул бик яхшы рәссам. Яз җиткәч бар табигать уяна барлык төсләрне үз эченә алып сокландыра һәм гаҗәпләндерә башлый. Балалар барысын да ак биттә күрсәтергә телиләр. 26 мартта Урта Нырты авыл клубында «Яз килде»дип аталган рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Конкурста балалар табигатькә булган мәхәббәтләрен, шулай ук бу матурлыкны кәгазьгә кисточка, буяулар һәм карандашлар ярдәмендә ничек җиткерә алуларын күрсәттеләр.

Тэги: Урта Нырты авыл клубы

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмгә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан, 26 мартта Куюк клубында  Нәүрүз бәйрәме уздырылды.Нәүрүз бәйрәме-Яңа елда беренче көн., кеше һәм табигатьнең яңартылуын символлаштыра. Бәйрәмдә кызлар һәм малайлар, аларның әниләре ,аби-бабайлары катнашуы сөендерә. Балалар һәм өлкәннәр рәхәтләнеп уйнадылар, ярыштылар, күңел ачтылар. Уеннардан соң барысы да кайнар камыр ризыклары, тәм-томнар белән сыйланды. Бүген Нәүрүз-игелек һәм үзара хөрмәт, мәрхәмәт һәм юмартлык символы, бу-дуслык бәйрәме.

Тэги: Көек авыл клубы

25 мартта Өчиле авыл клубында Нәүрүз бәйрәме уздырылды.Зур казанда "Карга боткасы" пешерелде, самоварда чәй кайнап торды.Ә ботка  пешкән арада, берничә уен уйнатылды.Аннары без түгәрәк өстәл янына җыелдык, ботка ашадык һәм тәмле чәй,коймак белән сыйландык. 

Тэги: Сулэ авыл клубы

26 мартта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Сабабаш авылы халкы өчен «Хуш киләсең Нәүрүз» күңел ачу бәйрәме оештырдылар һәм үткәрделәр. Нәүрүз-язның килү бәйрәме, тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, гадәти булмаган традицияләр белән әйләндереп алынган. Бу көн табигатьне яңарту дигән сүз. Безнең чара бик җанлы, музыкаль, Кояшлы һәм тәмле үтте. Бәйрәм мәдәният йорты хезмәткәрләренең әзерләнгән сәхнәсе белән башланды, ә ул актив халык арасындагы ярышлар белән дәвам итте. Кечкенә балалар өчен дә ,абиләр өчен дә күңелле уеннар оештырылды. Актив уеннардан соң безне тәмле төшке аш көтә иде, «Нәүрүз» бәйрәме традициясе буенча бу казанда әзерләнгән «Карга боткасы», шулай ук тәмле чәй белән блиннар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

25
март, 2023 ел
шимбә

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә һәм гореф-гадәтләргә, традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан 25 марттта  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре халык традицияләрен саклау йөзеннән мәктәп укучылары өчен-«Кич утыру» дигән фольклор бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар татар фольклоры жанрларының төрле булуын һәряклап исбат иттеләр. Алар мәкаль һәм әйтемнәрне, борынгы бишек җырларын искә төшерделәр, борынгы бабаларыбызның ничек яшәгәннәрен, нинди әкиятләр тыңлаганнарын, ничек киенгәннәрен һәм нәрсә уйнаганнарын белделәр. Татар җыры бөтен җирдә моңлы булуы  белән дан тота. Халкыбыз аны эштә, кырда, туйларда һәм утырмаларда җырлаган.Фольклор бәйрәм- бию, шаяру,  җыр-биюле уеннар  һәм күңел ачулар белән үрелеп барды. "Гөлбану "," Наза" уеннары , катнашучылар   башкарган җырлар һәркемнең күңеленә барып җитте. 

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

25 мартта Сулэ авыл клубында "Без тарихта эзлебез" проекты буенча "Минем гаилэм-минем горурлыгым" дип исемлэнгэн зур бәйрәм узды.Бәйрәмдә Сулэ авылына нигез салган Эхми солдат нәселенең нэсел дэвамчылары катнашты. Бу бәйрәмгә элеге нәселнен матур гаиләләре җыелган иде.Үз чиратында, искиткеч гаиләләр әти-әниләре ,эби-бабайлары турында сөйләделәр.Матур хатирәләрне искә төшереп, алар белән уртаклаштылар.Һәр чыгарылыш презентация белән чиратлашып барды.Гаиләләр концерт номерлары да әзерләгәннәр иде.Килгән һәр кунак бу бәйрәм өчен рәхмәтен белдерде.Бу көн күпләрнең хәтерендә бик искиткеч һәм җылы көн булып калачак.Бәйрәм Корсабаш мәдәният йорты белгечләре һәм авыл китапханәсе мөдире белән берлектә үткәрелде.

Тэги: Сулэ авыл клубы

25 мартта Сулэ авыл клубында "Без тарихта эзлебез" проекты буенча "Минем гаилэм-минем горурлыгым" дип исемлэнгэн зур бәйрәм узды.Бәйрәмдә Сулэ авылына нигез салган Эхми солдат нәселенең нэсел дэвамчылары катнашты. Бу бәйрәмгә элеге нәселнен матур гаиләләре җыелган иде.Үз чиратында, искиткеч гаиләләр әти-әниләре ,эби-бабайлары турында сөйләделәр.Матур хатирәләрне искә төшереп, алар белән уртаклаштылар.Һәр чыгарылыш презентация белән чиратлашып барды.Гаиләләр концерт номерлары да әзерләгәннәр иде.Килгән һәр кунак бу бәйрәм өчен рәхмәтен белдерде.Бу көн күпләрнең хәтерендә бик искиткеч һәм җылы көн булып калачак.Бәйрәм Корсабаш мәдәният йорты белгечләре һәм авыл китапханәсе мөдире белән берлектә үткәрелде.

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International