Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмгә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан, 26 мартта Куюк клубында Нәүрүз бәйрәме уздырылды.Нәүрүз бәйрәме-Яңа елда беренче көн., кеше һәм табигатьнең яңартылуын символлаштыра. Бәйрәмдә кызлар һәм малайлар, аларның әниләре ,аби-бабайлары катнашуы сөендерә. Балалар һәм өлкәннәр рәхәтләнеп уйнадылар, ярыштылар, күңел ачтылар. Уеннардан соң барысы да кайнар камыр ризыклары, тәм-томнар белән сыйланды. Бүген Нәүрүз-игелек һәм үзара хөрмәт, мәрхәмәт һәм юмартлык символы, бу-дуслык бәйрәме.