ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

20 апрельдә Эзмэ мәдәният йортында «Үз сәламәтлегеңне бетермә» дигән профилактик әңгәмә узды. Тәмәке тартуның организмга зыянлы йогынтысы турында һәркем белә. Көн саен бер тәмәке тарткан кеше үз сәламәтлегенә, шулай ук тирә-юньдәге кешеләрнең сәламәтлегенә төзәтеп булмый торган зыян китерә. Кызганычка каршы, һәр кеше тиз генә тәмәке тартуны ташлый алмый. Кайбер кешеләр бу зарарлы гадәт белән гомер буе көрәшәләр. Никотин, кеше миенә тәэсире буенча, кайбер наркотикларга охшаш. Тәмәке тартудан үз ихтыяр көчен күрсәтеп кенә котылырга мөмкин. Спорт белән шөгыльләнү, саф һавада булу, бинаны җилләтү, организмны катыландыру - болар барысы да тәмәке тартудан баш тартырга, сәламәт тән һәм рухлы кеше булырга ярдәм итә.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

20 апрель конне Елыш авыл клубында милли мэдэният хэм гореф-гадэтлэр елы унаеннан "Татарстан - минем туган илем" дигэн исем астында мэгълумэт сэгате уздырылды. Татарстан куп миллэтле ил хэм хэрбер миллэт узенен гореф-гадэтлэре белэн бай. Бездэ яшэуче халыкларнын хэрберсенен тарихи уткэне бар. Клуб модире балаларга нэкъ тэ шушы тема буенча мэгълумэт бирде. Балалар хэрбер миллэтнен гореф-гадэтен чагыштырганнан сон узлэре бу темага йомгак ясадылар. Хэр кешенен уз туган иле бар хэм без аны сакларга хэм якларга тиеш.

Тэги: Елыш авыл клубы

20 апрель көнне, танылган әдәбият белгече, язучы, драматург, галим , тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллинның юбилеена багышлап, Юлбат мәдәният йортында «Балачак хатирәләре»-әдәби сәгате уздырылды.  И .Нуруллин ХХ гасыр башы татар әдәбияты тарихы буенча таныклы белгеч буларак билгеле. И.Нуруллин гомере буе Г. Тукай иҗатын өйрәнә һәм пропагандалый. Ул Мәскәүдә (1977) һәм Казанда Габдулла Тукай (1979) рус һәм татар телләрендә басылган «Тукай» документаль-сәнгать романын иҗат итә. Халык шагыйре Г. Тукай турында китаплары өчен 1982 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге премиясына лаек була. И.Нуруллин тырышлыгы белән Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый кебек татар әдәбиятының шәхесләре һәрьяклап өйрәнелде.  Чарада катнашучылар әдәбият аша галимнең тормышы һәм иҗаты, аның турында туганнарының,якыннарының истәлекләре белән таныштылар.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

20 апрель көнне Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән Җирле үзидарәләр көне уңаеннан мәгълүмат сәгате «Местное самоуправление: проблемы и перспективы», исемле чара уздырдылар. Балаларга авыл җирлегенең үткәне һәм хәзерге торышы турында сөйләп үттек. Чара бик җанлы һәм мавыктыргыч узды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Кубыз музыка уен коралы буларак күп кенә халыкларда яшәп килә. Ул концертта, өйдә уйнар өчен кулланыла. Ансамбльдә башка музыка уен кораллары белән дә әйбәт яраклаша. Көйгә ритмик рәсем бирер өчен аккомпанемент буларак та бара. Нәкъ менә шушы турыда 18 апрель көнне Пушкин картасы белән Югары Шытсу мәдәният йортында үткәрелгән “Кубыз көйләре” дигән мастер-класста әңгәмә корылды. Чарада катнашучылар кубызда уйнау серләренә төшенделәр. Балалар кабатланмас тавышның бармакларның үзенчәлекле хәрәкәте ярдәмендә туганын белделәр. Кубыз тавышының бай яңгырашы  тын алу техникасына һәм авазларның артикуляцион эшчәнлегенә бәйле. Шулай ук музыкант осталар кубызда уйнаган видеороликлар да каралды. Катнашучылар күп нәрсәнең башкаручының осталыгыннан торганын да аңладылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

15 апрельдә Сулэ авыл клубында "Терроризм-җәмгыятькә куркыныч"дигән әңгәмә уздырылды.Терроризм һәм экстремизм-ул бик зур куркыныч, ул теләсә нинди, хәтта иң тотрыклы һәм имин җәмгыятьне дә селкетә ала. Әңгәмә барышында балалар Террорчылык нәрсә ул, террорчылар кемнәр алар, дигән сорауларны тикшерделәр, зур террорчылык актларын искә төшерделәр. Чарада катнашучылар теракт корбаны булмау турында белделәр. Әлеге чараның төп бурычы балаларны катлаулы һәм куркыныч ситуацияләрдә үзләрен дөрес тотарга өйрәтү булды. 

Тэги: Сулэ авыл клубы

19 апрельдә Килдебәк мәдәният йортында тамашачылар игътибарына РДК балалар театр коллективының Аманулла пьесасы буенча "Хвастливый Петух" спектакле тәкъдим ителде. Бу мавыктыргыч музыкаль әкият геройлары әтәч, үрдәк, күркә, каз һәм тавык. Һәр әкияттә булган явыз герой кебек үк, явыз кеше ял йортында яшәүчеләрне куркыта. Ул үзенең оясына кечкенә чебиләрне ала. Барлык әкиятләрдәге кебек, бу әкият, тормыш авырлыкларына карамастан, бик яхшы тәмамлана. Әкият-пьеса тамашачыларга бик ошады.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, изге Рамазан ае уңаеннан, 19 апрельдә Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Изгеләрдән изге ай Рамазан"дип аталган ифтар узды. Чарада 80 кеше катнашты. Дамир хәзрәт Коръәннән вәгазьләр, аятьләр укыды, сөйләшкәннән соң барысы бергә намаз укыды. Бергәләп тынычлык сорап дога кылдылар, динне алга сөрү өчен көч куйган мөселманнарның эшләре алга барсын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Бүгенге очрашудан күп файда күргән барлык катнашучылар ифтарны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр .

 

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәния йорты

18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Туган якка мэхэббэт, кошлар доньясы белэн кызыксыну, алар турындагы мэгълумэтне тагын да баету максатыннан 18 апрель конне Елыш авыл клубында "Канатлы дуслар" дип исемлэнгэн викторина уздырылды. Элеге викторинанын топ бурычы балаларда кошларга мэхэбэт уяту, кошлар турындагы фикерлэрне тагын да камиллэштеру иде. Балаларга кошларнын рэсемнэре курсэтелеп, алар турында зурырак мэгълумэт бирелде. Викторина 5 турдан торды : кошлар турында табышмаклар, мэкальлэр, тизэйткечлэр эйтелде. Доньядагы ин кызыклы кошлар турындагы мэгълумэтлэр интернеттан тулыландырылды

Тэги: Елыш авыл клубы

18 апрельдә Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Саба мәктәп-интернаты укучылары өчен «Шаяртып һәм җитди рәвештә әкиятләр турында» дигән танып белү-уен программасын үткәрделәр . Үзара Чукмар һәм Тукмар  командалары  ярышты. Балалар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар. Алар үзләренең күп әкиятләр белүен  күрсәттеләр. Аларның җавапларын катгый жюри бәяли. Нәтиҗәдә, балаларның шатлыгына, “дуслык " җиңде, әкиятләрдә яхшылык җиңгән кебек. Барлык катнашучылар да күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар .

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International