ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Изге Рамазан ае уңаеннан, 18 апрельдә Тенеки авылы мәчетендә ифтар узды. Чарада 30 кеше катнашты. Хәзрәт Коръәннән вәгазьләр, аятьләр укыды, сөйләшкәннән соң барысы бергә намаз укыды. Бергәләп тынычлык сорап дога кылдылар, динне алга сөрү өчен көч куйган мөселманнарның эшләре алга барсын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Бүгенге очрашудан күп файда күргән барлык катнашучылар ифтар инициаторларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдерделәр.
8 апрельдә Тенеки авыл клубында "Китап сөючеләр"клуб формированиесе катнашучылары белән очрашу узды. Клуб оешмасы хатын – кыз укучыларыбызга буш вакытларын интеллектуаль һәм эстетик үсеш өчен кулланырга, җылы дуслык шартларында ял итәргә, фикердәшләребез белән аралашырга, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашырга ярдәм итә. Яңа китап, яраткан журнал белән очрашу, кызыклы кешеләр белән танышу, күңелле аралашу – бу кечкенә шатлыклар безнең клубтагы һәр хатын-кыз өчен бар. Клуб оешмасы төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Клуб формированиесенең бөтен эшчәнлеге укучының китап белән очрашуына юнәлдерелгән. Бүген барлык катнашучылар да авылда туган, Шәһри Казан газетасы журналисты Галиева Рәсимәнең "Табылдык кыз" исемле яңа китабы белән таныштылар, анда язучының 2 повесте бәян ителгән.
18 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган «Тарихи ватаныбызны саклыйк» дигән тарихи сәгать үткәрделәр. Чараның асылы, тарихи мирас турында белемнәрне баету, яшь буынга үз Ватанына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү, һәйкәлләрне тәртипкә китерү һәм аларга сакчыл караш тәрбияләү гыйбарәт. Балаларны Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән таныштырдылар. Һәйкәлләрне өйрәнегез һәм аларны саклагыз!
Яз-хыяллар, илһам һәм, әлбәттә, иҗат вакыты! Яз шулкадәр матур ки, аның турында дәшми калырга ярамый. Әлбәттә, барысы да язны ярата. Яз-яңа тормышның башы, ул елмаю, матурлык, кояш һәм фантазия вакыты!.16 апрельдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында балалар аудиториясе өчен «Яз-елмаеп дөнья җылыта»дигән рәсем конкурсы узды. Үз эшләрендә балалар кәгазь битендә төсле карандашлар һәм фломастерлар, краскалар ярдәмендә яз турында үз фикерләрен белдерделәр. Балалар рәсем конкурсына иҗади карадылар, язгы кәефләрен чагылдырып, рәсем аша үзләренең барлык хисләрен, тирә-юнь дөньясын күрүләрен белдерергә тырышып, шул ук вакытта иҗатның шатлыгын танып, якты һәм төсле рәсемнәр ясадылар.
Өстәл уеннары дуслар, танышлар, якын кешеләр белән очрашу өчен яхшы сәбәп. Керәнне авыл клубы, 18 апрельдә «Челтәрдән башка » дип исемләнгән өстәл уеннары көне узды. Өстәл уеннары - күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Чараны оештыручылар, уенда катнашучыларга дуслары, танышлары һәм якын кешеләре белән очрашу һәм аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек бирделәр. Ә катнашучылар бер-берсенә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, дустанә аралашу бүләк иттеләр. Анда булган олылар, үзләренең балачакта уйнаган өстәл уеннары турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Балалар һәм өлкәннәр, шашка, шахмат, нард уеннарын бик теләп уйнадылар. Яхшы компаниядә вакыт файдалы һәм күңелле үтте. Чараның тагын бер уңай нәтиҗәсе - телефоннар ял итте. Өстәл уеннары белән кызыксыну сакланыр һәм балалар буш вакытларында өстәл уеннары уйнарга гадәтләнерләр дип өметләнәсе килә.
16 апрель көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре яшүсмерләр өчен «Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян»дип аталган әңгәмә уздырдылар. Әлеге чараның максаты-яшьләрдә тәмәке тарту турында, кешенең гомуми хәленә һәм тышкы кыяфәтенә йогынты ясый торган зарарлы гадәт турында күзаллауларны формалаштыру. Үткәрелгән чара барышында хәзерге заман дөньясының мөһим проблемалары: яшүсмерләр тарафыннан тәмәке куллану турында сүз барды. Тәмәке тартуга бәйле проблемалар буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру максатыннан, аларга тәмәкенең һәлакәткә китергән үзлекләре турында презентация күрсәтелде.Яшьләр зур кызыксыну белән кеше организмына тәмәке китерә торган кире кайтарып булмас нәтиҗәләр турында видеофильм карадылар, зарарлы гадәтләрдән үлем-китем статистикасы белән таныштылар. Тәмәке куллану нинди авырулар белән янавын белделәр.Катнашучылар тәмәке тарту турында мәкальләр төзеделәр. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк дигән нәтиҗә белән әңгәмәгә йомгак ясадылар.
Туган тел-ул байлык, аңа сакчыл һәм хөрмәт белән карарга, сөйләмне тупас һәм мәгънәсез сүзләр белән тутырмаска һәм башка халыкларның телен хөрмәт итәргә кирәк. Һәм шуны истә тотарга кирәк: һәр кеше өчен ул сөйләшкән тел мөһим, чөнки үз телен белү һәм башкаларга карата хөрмәт кешеләрне акыллырак, игелеклерәк, мәдәниятлерәк итә. Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 18 апрельдә Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Туган тел – минем байлыгым» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар туган телнең һәр шәхеснең әхлакый, рухи үсешендә әһәмияте, дөньяның төрле телләренең күптөрлелеге турында таныштылар. Укучылар белән Туган тел турында шигырьләр укыганнар, табышмаклар чишкәннәр.
Пасха-язгы бәйрәмнәрнең берсе. Бу якты, матур һәм изге бәйрәм үзе белән ышаныч, өмет һәм мәхәббәт алып килә. Пасха бәйрәме көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Пасха безгә кунакка килде» дип исемләнгән чара –танып-белү-уен программасы уздырдылар, анда катнашучылар Пасха бәйрәме турында белделәр, пасха уеннары һәм пасха атнасының йолалары белән таныштылар. Чара башында балалар белән йомырка, кәнфитләр җыйдык. Балалар барлык өйләргә кереп : "Христос Воскрес", - диделәр, өлкәннәр аларга " Воистину Воскрес " дип җавап бирделәр һәм әзерләнгән күчтәнәчләрен өләштеләр. Төп күңел ачу чарасы «Йомырка белән йөгерү», «Кайда йомырка пешә?» , "Йомырка тәгәрәтү" уеннары булды. Бу уеннар уникаль, чын мәгънәсендә кызыклы, мавыктыргыч . Чара ахырында балалар кулич ,конфетлар белән чәй эчтеләр.
17 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Йолаларда безнең дәвам бар» предприятиеләренең театральләштерелгән тамашасы булды. Мәдәният йорты сәхнәсендә «Ипи салу» йоласы белән «Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе» җәмгыяте хезмәткәрләре, «Киленгә су юлы күрсәтү» йоласы белән торак-коммуналь хуҗалык җәмгыяте хезмәткәрләре һәм «Кич утыру» йоласы белән «Таиф-НК-АЗС» җәмгыяте хезмәткәрләре чыгыш ясады. Шулай ук тамашачылар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт номерлары тәкъдим ителде. «Акварель» халык бию төркеме тамашачыларны үзенең заманча биюләре белән сөендерде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Матур дәртле биюләр, халык җырлары залда булганнарны сөендерде. Чара җылы һәм дуслык атмосферасында узды.
Бүген 17 апрельдә Лесхоз китапханәсе мөдире һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре "Йөзләренә чыккан бәхетең – була күрсен гомерлек " дип аталган шигърият сәгате оештырдылар бәхетең-була күрсен гомерлек, шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың 60 еллыгына багышланган. Сания Әхмәтҗанова дистә китап авторы. Аның шигырьләре яхшылыкка чакыра, матурлык хисе тәрбияли. Дөреслек, эчкерсезлек һәм табигатькә, Ватанга, туган җиргә мәхәббәт.