15 майда Казанда «Эхо веков в истории семьи – тарихта без эзлебез» V юбилей Шәҗәрә фестиваленә йомгак ясалды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында,Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.. Тимершык мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Хантимировлар нәселе белән берлектә, Тимершык авылыннан «Мизгел» фольклор ансамбленең актив әгъзалары, фестивальнең финал чарасында катнаштылар һәм 1 урынны алдылар. Сәхнәдә конкурсантлар үзләренең гаилә тарихына багышланган музыкаль композицияләр тәкъдим иттеләр. Ә аңа кадәр театр фойесында катнашучылар жюрига милли ризыклар: тутырма һәм башка кулинар эшләнмәләр, нәселдән нәселгә тапшырылган борынгы әйберләр, кул эшләре тәкъдим иттеләр. Һәм монда Хантимировлар үзләрен лаеклы итеп күрсәттеләр. Шәҗәрә фестивале шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен ныгытуга, Татарстан һәм үз гаиләсе тарихы белән кызыксынуны җәлеп итүгә ярдәм итә.
15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә – ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк алган, кайгыртучан кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шул уңайдан 19 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә, «Ак калфак» клуб әгъзалары белән, әлеге бәйрәмгә багышланган «Вместе не страшны и тучи» темасына ял кичәсе үткәрделәр.
Һәр гаиләдә гаилә традицияләренең роле бәхәссез. Алар барысы да гаиләне якынайта һәм тагын да ныграк һәм тату итә. Шуңа күрә, Халыкара гаилә көнендә алар өчен, әлеге чара оештырылды. Чарада катнашучылар үзләренең гаиләләренең серләре белән уртаклаштылар, кызыклы гаилә тарихлары турында сөйләделәр.
Чараның икенче өлешендә чәй эчү оештырылды. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды.
15 май конне Халыкара гаилә көнен билгеләп үтә. Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә-якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 14 май көнне Яңа Мичән мәдәният йортында Халыкара гаилә көненә багышланган «Безнең дус гаилә» рәсем конкурсы оештырылды. Балалар мөдир белән бергә гаилә турында шигырь укыдылар, табышмакларны искә төшерделәр. Һәрбер рәсем үз асылында уникаль бу баланың аның гаиләсенә, аның эчендәге мөнәсәбәтләргә карашы. Барлык эшләре дә туганнарына мәхәббәт һәм якыннары өчен горурлык белән сугарылган. Бу күргәзмә һәркемгә уңай эмоцияләр, якыннарына мәхәббәт, шатлык һәм кайгырту бирергә теләк тудырырга ярдәм итте. Бу Халыкара гаилә көнендә мин һәр гаиләнең тынычлыгын, гармониясен һәм үзара аңлашуын телим! Яратыгыз, кадерләгез һәм якыннарыгызны саклагыз, чөнки алар иң яхшысы
12 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дип исемләнгән хәйрия концерты оештырдылар. Алар залда игелек һәм яхшы кәеф атмосферасы булдыра алдылар. Концерт программасы якты һәм бай булды. Концертта халык җырлары, матур шигырьләр, заманча биюләр тәкъдим ителде. Чара ахырында барлык ял итүчеләр исеменнән Ф.М. Сабирова рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.
14 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» бию төркеме Йошкар-Ола шәһәрендә узган «Шома бас» биюләре буенча Vl Халыкара фестиваль-конкурсында катнашты. Чара барлык теләүчеләргә бию иҗатында үзләрен күрсәтергә, бер-берсе белән һәм коллективлар арасында профессиональ һәм мәдәни элемтәләрне үстерергә һәм ныгытырга мөмкинлек бирә. Фестивальдә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан коллективлар чыгыш ясады. Фестивальдә катнашучылар конкурста бик теләп катнаштылар. Коллектив I дәрәҗә лауреат дипломы һәм кубогы белән бүләкләнде. Коллектив җитәкчесе Хузин А.И. рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Укытучы һәм остаз" елы кысаларында мәдәният йортында " Хәтерлим мин әле, бүгенгедәй !"дип исемләнгән очрашу-кичә оештырылды. Әлеге очрашуга 2000-2020 елларда Югары Симет урта мәктәбендә укыткан укытучылар, шулай ук аларның укучылары, хезмәттәшләре һәм укучыларның яңа буыны чакырылган иде. Концертта төрле җырлар, шигырьләр, мәктәп хатирәләре яңгырады. Элекке укучылар үз укытучыларына карата бик күп теләкләр әйтеп хатирәләре белән бүлештеләр.
Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә-якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 14 майда Гаилә көненә Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Гаилә бәхете канатларында» дигән тематик кичә үткәрделәр.Безнең чараның төп геройлары гаилә парлары булды, аларның тормышлары инде 10 ел дәвам итә. Алар күп кенә яшь парларга үрнәк булып торалар. Чарада алар гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, күңелле гаилә тарихларысөйләделәр. Һәр гаилә өчен бәйрәм уеннары әзерләнгән иде: «Гаилә бәхете», "Мәхәббәт турында җырлар аукционы", гаилә флешмобы, барлык гаиләләр дә конкурсларда актив катнаштылар, үсеп килүче буынга нинди көчле һәм тату гаилә булырга тиешлеген күрсәттеләр. Фойеда төрле буын кәләшләренең туй күлмәкләреннән «Туй альбомын караганда» дип аталган күргәзмә куелды. «Ромашка фотозонасы» эшләде.
15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә-якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 14 майда Тенеки авыл клубы мөдире клубиформированиеләренә йорүче балалар һәм яшүсмерләр өчен гаилә көненә багышланган чара үткәрде. Катнашучылар белән гаилә, гаилә традицияләре турында әңгәмә үткәрелде. Балалар белән бергә гаилә фотоальбомнарын карадылар. Иң кечкенәләре уеннар уйный, үз гаиләләрен рәсемгә төшерә. Мондый чараларны үткәргәндә без балаларыбызда гаиләбезгә, йортыбызга карата ярату, гаиләбезнең барлык әгъзаларына карата игелекле, игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәт, шулай ук якыннарыбызга карата ярату тәрбиялибез.
14 майда Эзмә мәдәният йортында балалар белән «Мин сине яратам тормыш " дип аталган террорчылыкны профилактикалау буенча тематик сәгать узды. Террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе булып профилактика тора. Террорчылык Җинаять эшчәнлеге дип санала, анда бандитлар шартлаталар, үтерәләр, тоткынлыкка алалар яки тыныч гражданнарны куркыталар, җинаять максатларына ирешү һәм җәмгыятькә һәм дәүләткә зыян китерү өчен тоткыннарны рәхимсез рәвештә мыскыл итәләр. Шуңа күрә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре террорчылык куркынычы янаганда ничек каршы торырга, нинди куркынычсызлык чаралары күрергә кирәклеге турында даими сөйләшүләр алып баралар.
15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә-якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр.
Бу көн алдыннан Сулэ авыл клубында "Без синең белән бер елга янында ике яр"чарасы узды. Чарада катнашучылар гаиләләренең берләшү серләре белән уртаклаштылар, кызыклы гаилә тарихлары сөйләделәр. "Музыкаль яфрак ", " кулинар яфрак ", "Минем гаиләм агачы"конкурсларында катнаштылар.