"Халыкара гаилә көне" фотокүргәзмәсе

2023 елның 14 мае, якшәмбе

15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә-якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 14 майда Тенеки авыл клубы мөдире клубиформированиеләренә йорүче балалар һәм яшүсмерләр өчен гаилә көненә багышланган чара үткәрде. Катнашучылар белән гаилә, гаилә традицияләре турында әңгәмә үткәрелде. Балалар белән бергә гаилә фотоальбомнарын карадылар. Иң кечкенәләре уеннар уйный, үз гаиләләрен рәсемгә төшерә. Мондый чараларны үткәргәндә без балаларыбызда гаиләбезгә, йортыбызга карата ярату, гаиләбезнең барлык әгъзаларына карата игелекле, игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәт, шулай ук якыннарыбызга карата ярату тәрбиялибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International