«Гаилә бәхете канатларында» дигән тематик кичә

2023 елның 14 мае, якшәмбе

Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә-якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 14 майда Гаилә көненә Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Гаилә бәхете канатларында» дигән тематик кичә үткәрделәр.Безнең чараның төп геройлары гаилә парлары булды, аларның тормышлары инде 10 ел дәвам итә. Алар күп кенә яшь парларга үрнәк булып торалар. Чарада алар гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, күңелле гаилә тарихларысөйләделәр. Һәр гаилә өчен бәйрәм уеннары әзерләнгән иде: «Гаилә бәхете», "Мәхәббәт турында җырлар аукционы", гаилә флешмобы, барлык гаиләләр дә конкурсларда  актив  катнаштылар, үсеп килүче буынга нинди көчле һәм тату гаилә булырга тиешлеген күрсәттеләр. Фойеда төрле буын кәләшләренең туй күлмәкләреннән «Туй альбомын караганда» дип аталган күргәзмә куелды. «Ромашка фотозонасы» эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International