Рәсем конкурсы "Минем бердәм гаиләм"

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

15 май конне  Халыкара гаилә көнен билгеләп үтә. Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә-якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 14 май көнне  Яңа Мичән мәдәният йортында Халыкара гаилә көненә багышланган «Безнең дус гаилә» рәсем конкурсы оештырылды. Балалар мөдир белән бергә гаилә турында шигырь укыдылар, табышмакларны искә төшерделәр. Һәрбер рәсем үз асылында уникаль бу баланың аның гаиләсенә, аның эчендәге мөнәсәбәтләргә карашы. Барлык эшләре дә туганнарына мәхәббәт һәм якыннары өчен горурлык белән сугарылган. Бу күргәзмә һәркемгә уңай эмоцияләр, якыннарына мәхәббәт, шатлык һәм кайгырту бирергә теләк тудырырга ярдәм итте. Бу Халыкара гаилә көнендә мин һәр гаиләнең тынычлыгын, гармониясен һәм үзара аңлашуын телим! Яратыгыз, кадерләгез һәм якыннарыгызны саклагыз, чөнки алар иң яхшысы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International