Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан" Якты гомер козем!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырдылар. Чараны Югары Симәт авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р. матур котлау сүзләре белән башлап җибәрде, кунакларга сәламәтлек, озын гомер теләп музыкаль котлау бүләк итте. Чара үзешчән сәнгать номерлары, күнелле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең кульминациясе чәй табыны булды. Өйдә пешерелгән тәмле ризыкның исе бәйрәм рухын, өлкәннәргә карата кайгыртучанлык һәм игътибарны тагын да көчәйтте. Өлкәннәребез тәмле плау белән кайнар чәйдән авыз итеп рәхәтләнеп аралаштылар. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы югары дәрәҗәдә узды. Авылыбызның өлкән буыны көндәлек тормышта да игътибарсыз калмас дип өметләнәбез.
19 сентябрь көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар белән «Көзнең алтын төсләре» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класста балалар табигый материаллар белән эшләүнең иң популяр техникасы белән таныштылар, шулай ук яфракларны әзерләү һәм алар белән эшләү кагыйдәләре турында белделәр. Балалар табигый материаллардан аппликация ясадылар, алар арасында усак, миләш яфраклары һәм башка агачлар бар иде. Балалар үз эшләрендә көзге төсләргә бай палитра кулландылар, һәм нәтиҗәдә һәркемнең кабатланмас эше килеп чыкты. Мондый чараларда катнашып, балалар табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында киң белем ала алалар. Табигатькә карата кызыксыну һәм мәхәббәт, аңа сакчыл караш, сәнгати зәвык, иҗади хыял, осталык, уйлап табучанлык, хезмәт сөючәнлек үстерәләр
Югары Симет мәдәният йортында «Яшьләр терроризмга һәм экстремизмга каршы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара барышында яшьләр терроризмның нәрсә икәнен һәм нәрсәгә каршы юнәлдерелгәнен белделәр. Террорчылык корбаны булмау, шикле әйберләр табылганда нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы сорауларга җавап биреп «Терроризмга юк! " дигән күргәзмә буенча әдәбиятка күзәтү ясадылар. Күргзмәдә китаплар, тематик папкалар һәм вакытлы басмалардан материаллар тәкъдим ителде. Чара ахырында яшьләргә «Терроризм — җәмгыятькә куркыныч» дигән буклетлар таратылды.
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуныңа бәйле рәвештә районыбызда учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!" дип исемләнгән фестиваль - конкурсы игълан ителде."
Юлбат мәдәният йортында узучы фестиваль-конкурста Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тамашачыларга "Каз өмәсе йоласы"халык йоласын тәкъдим иттеләр. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
15 октябрьдә безнең илдә Әтиләр көне билгеләп үтелде. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әлеге истәлектле датага багышлап әтиләр һәм балалар өчен бик матур ял кичәсе оештырдылар.Әлеге кичәдә авылның иң булдыклы әтиләре катнашты. Чарада әтиләр балачакның тылсымлы дөньясына тулысынча чума алдылар. Барлык конкурс сынауларын уңышлы үттеп,кызыклы викторина сорауларына җавап биреп, шигырьләр дә яздылар, машиналар да йөрттеләр, шарлар да кабарттылар. Бәйрәм чарасының икенче өлешендә әтиләр һәм балалар арасында «Күңелле стартлар» уены узды. Монда тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча сыналдылар. Бәйгедә әтиләр дә балалар да бар яктан да тапкырлык, көч һәм җитезлек ягыннан үзләрен күрсәтә алдылар. Әлеге кичәдән барысы да яхшы кәеф, күңел кутәренкелеге белән саубуллаштылар.
30 сентябрьдә без илебез өчен яңа бәйрәм – Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия белән берләшкән көнне билгеләп үтәбез . Бу көн бөтен Россия халкы өчен мәңгегә хакыйкать, гаделлек һәм берләшү көне булачак. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре укучылар белән «Россия белән берләшү көне - «Донбасс – Россия йөрәге!» дип исемләнгән патриотик сәгать уткәрделәр. Алып баручылар чарада катнашучыларга Донецк Халык Республикасының, Луганск Халык Республикасының, Запорожье өлкәсенең һәм Херсон өлкәсенең Россия белән кушылуы, ни өчен шулай булганы һәм бу хәзерге сәяси вәзгыятькә ничек тәэсир иткәне турында сөйләделәр. Аннары укучылар Россия белән яңадан берләшү турында фотоматериаллар белән таныштылар.
Югары Симет мәдәният йортында "Эпоксидлы сумаладан бизәкләр" буенча мастер-классы уздырылды. Эпоксид-уникаль әйберләр ясау өчен иң кызыклы материалларның берсе. Эпоксидлы сумаладан туган гаҗәеп бизәнү әйберләре катнашучыларыбызны үзенең тышкы кыяфәте белән озак сөендерәчәк, чөнки ул зарарланмый, бозылмый һәм чагыштырмача озак формада тора. Һәр катнашучы үзенчәлекле бизәкләр ярдәмендә бик матур алкалар, муенсалар ясадылар.. Мастер-класс тәмамлангач, мәдәният йорты хезмәткәрләре бизәнү әйберләрен эшкәртү үзенчәлекләрен һәм көндәлек тормышта аларны ничек итеп саклау серләре турында сөйләделәр.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балавыз шәмнәр» дән мавыктыргыч мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класста катнашучыларга үз куллары белән матур балавыз шәмнәр ясарга тәкъдим ителде. Оештыручылар балаларга шәмнәр ясау технологиясе һәм ысуллары турында сөйләделәр .Үзләренең осталыкларын кулланып, катнашучылар төрле формадагы һәм зурлыктагы эксклюзив шәмнәр ясап, коры чәчәкләр һәм башка төрле бизәкләр белән матурладылар.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре«Уен фест» халыкара фестиваль кысаларында, мили мәдәниятләр һәм гореф гадәтләрне саклау елы уңаеннан халкыбызның онытылып барган уеннарының берсе :«Ак тирэк, кук тирэк» уены буенча мастер-класс үткәрделәр.Бу чараның максаты балаларны милли халык уеннары белән таныштыру иде. Чара барышында балалар борынгы гореф-гадәтләрне,уеннарны искә төшерделәр. Мондый уеннар балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта, коллективны берләштерергә, җитезлек һәм тапкырлык үстерергә ярдәм итә, бу аларга киләчәктә тә кирәк булыр дигән теләктә калды оештыручылар
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре «Күңелле эстафета» уен программасын үткәрделэр. Чара барышында барлык катнашучылар « Житез бул», «Кем ,кайда ,нэрсэ?» кебек уеннарда актив катнашып традицион уен « Каршылыклар белән йөгерү» уенан да читтэ калмадылар. Балалар шулай ук эссе коннэрдэ челлэдэн качар очен уз куллары бн газетадан кепкалар ясау буенча эзерлэнгэн мастер класста да та уз активлыкларын курсэттелэр. Күңелле,мавыктыргыч бу чарадан балалар бик канәгать калдылар.