Мәгълүмат сәгате «Яшьләр терроризмга каршы»

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Югары Симет мәдәният йортында «Яшьләр терроризмга һәм экстремизмга каршы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара барышында яшьләр терроризмның нәрсә икәнен һәм нәрсәгә каршы юнәлдерелгәнен белделәр. Террорчылык корбаны булмау, шикле әйберләр табылганда нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы сорауларга җавап биреп  «Терроризмга юк! " дигән  күргәзмә буенча әдәбиятка күзәтү ясадылар.  Күргзмәдә китаплар, тематик папкалар һәм вакытлы басмалардан материаллар тәкъдим ителде. Чара ахырында яшьләргә «Терроризм — җәмгыятькә куркыныч» дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International