«Көзнең алтын төсләре» мастер -класс

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар белән «Көзнең алтын төсләре» дип исемләнгән  мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класста балалар табигый материаллар белән эшләүнең иң популяр техникасы белән таныштылар, шулай ук яфракларны әзерләү һәм алар белән эшләү кагыйдәләре турында белделәр. Балалар табигый материаллардан аппликация ясадылар, алар арасында усак, миләш яфраклары һәм башка агачлар бар иде. Балалар үз эшләрендә көзге төсләргә бай палитра кулландылар, һәм нәтиҗәдә һәркемнең кабатланмас эше килеп чыкты. Мондый чараларда катнашып, балалар табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында киң белем ала алалар. Табигатькә карата кызыксыну һәм мәхәббәт, аңа сакчыл караш, сәнгати зәвык, иҗади хыял, осталык, уйлап табучанлык, хезмәт сөючәнлек үстерәләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International