30 сентябрьдә без илебез өчен яңа бәйрәм – Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия белән берләшкән көнне билгеләп үтәбез . Бу көн бөтен Россия халкы өчен мәңгегә хакыйкать, гаделлек һәм берләшү көне булачак. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре укучылар белән «Россия белән берләшү көне - «Донбасс – Россия йөрәге!» дип исемләнгән патриотик сәгать уткәрделәр. Алып баручылар чарада катнашучыларга Донецк Халык Республикасының, Луганск Халык Республикасының, Запорожье өлкәсенең һәм Херсон өлкәсенең Россия белән кушылуы, ни өчен шулай булганы һәм бу хәзерге сәяси вәзгыятькә ничек тәэсир иткәне турында сөйләделәр. Аннары укучылар Россия белән яңадан берләшү турында фотоматериаллар белән таныштылар.