1 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе мәдәният өлкәсендә һәм башка тармакларда эшләп, лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбыз белән, район мәдәният йортында куелган "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар" Хәтер китабы"на төренеп" дип исемләнгән концертка кульпоход оештырдылар. Әлеге югары дәрәҗәдә куелган концертны карау мөмкинлеген тудырган өчен район җитәкчелегенә , район мәдәният бүлеге начальнигы Загидуллин Р.Ф.ка өлкәннәребез исеменнән чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
7 октябрь көнне Олы Арташ авыл клубы мөдире Олы Кибәче авылында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм тантанасында катнашты. Гармун җырлары җырланды, кичә күңелле үтте.
Россиядә Укытучылар көнен ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтәләр. Әлеге һөнәри бәйрәмне бөтен Россия буенча миллионнан артык педагог, шулай ук 18 миллион бала билгеләп үтте.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 5 октябрь көнне "Eкытучы белән бергә" очрашу үткәрделәр. Чарада укытучылар һәм укучылар катнашты. Очрашуда белем бирүнең үткәне һәм бүгенгесе турында фикер алыштылар, укытучылар бу һөнәрне сайларга нәрсә этәргәне турында сөйләделәр, балаларга булган мәхәббәтнең теләсә нинди проблемаларны хәл итәргә ярдәм итүен билгеләп үттеләр. Укучылар укытучыларга игелекле, кайгыртучан һәм белемле булулары өчен рәхмәт белдерделәр. Кичә укытучыларны котлау белән тәмамланды.
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, патриотик тәрбия бирү максатыннан, 5 октябрьдә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Геройлар безнең хәтердә яши» дигән патриотик сәгать үткәрделәр.Чарада солдатларыбызның батырлыгы һәм Ватаныбызга булган батырлыклары турында сөйләнелде. Балалар игътибарына күргәзмә күрсәтелде , анда алар солдат чемоданы эчендэге эйберлэр белән таныштылар, сугыш еллары патефонын күрделәр, СССР чорындагы солдат альбомнарын кызыксынып карадылар.
Бөек Ватан сугышы геройларыбыз Хода апа белән Габделхәй абыйнын биографияләре, тормышлары турында тулырак мәгълүмат белән таныштылар.Балалар кызыксынып һәм сокланып аларның костюмнарын , бүләкләрен һәм медальләрен карадылар. Чара азагында сугыш операцияләре барышында һәлак булганнарның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }
Октябрь — кар көткән яңгырлы ай,
Хезмәт, мәхәббәт, җәйге күңелле көннәр нәтиҗәсе.
Кеше тормышы алдында баш иеп тору билгесе итеп
Көз өлкәннәр бәйрәмен бүләк итә.
Көзге календарьда йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулган, рәхмәт сүзләре әйтәсе, кешеләргә аеруча игътибарлы буласы килгән гадәти булмаган дата бар - бу 1 октябрь, Халыкара өлкәннәр көне. Россиядә 10 көн дәвамында билгеләп үтелә торган бәйрәмне-зирәклек, игелелек һәм хөрмәт итү көне дисәк , матурырак, яхшырак яңгырый. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 7 октябрь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Иң мөһиме - күңел белән картаймаска» исемле әдәби – музыкаль ял кичәсе оештырдылар. Чал чәчләр, җыерчык пәрәвезләренең күз төпләренә ятуы куркыныч түгел. Иң мөһиме, кеше күңелендә яшь булырга тиеш. Һәр заманның үз шатлыклары, үз төсләре бар бит. Елның һәр фасылы үзенчә матур булган кебек, тормышыбызның яшь «заманалары» да кабатланмас.
Чара башында мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре кадерле кунакларны бәйрәм белән котладылар. Бәйрәмне гаиләләрчә, чәй эчеп, җылы дустанә атмосферада билгеләп үттеләр, анда авылдашлар ял итәргә, тормыштан сөенергә, бер-берсен котларга һәм, әлбәттә, үзләренең яраткан җырларын концерт мәйданчыгында түгел, үзләренең яраткан иптәшләре, авылдашлары өчен җырларга җыелдылар. Синең өчен дустың җырласа, тагын да ни кадерлерәге бар!
Хуш исле чәй янында катнашучылар лаеклы ялдагы шөгелләре турында , үз тормышларыннан кызыклы вакыйгалар сөйләделәр. Кичә буе котлау сүзләре яңгырады. Кунактагы әби-бабайлары өчен балалардан концерт номерлары да яңгырады. Күңелле җырлар, шаян тарихлар, шигырьләр һәркемгә ошады.
Кичәбез бик күңелле истәлекләр һәм бердәмлек тойгысы гына калдырып, бер сулышта узып китте.
7 октябрь көнне Туктар авыл клубы "уңыш" бәйрәмен үткәрде. Чара башында авылдашларны урып-җыю йомгаклары, алдынгы комбайнчылар һәм шоферлар белән таныштырдылар, 1 гектардан 34,7 центнер ашлык чыга. авылдашлар үз бакчаларында үстерелгән яшелчәләр һәм яшелчәләрдән әзерләнгән ризыклар алып килделәр. Беренче урын Җәләлетдинова Розага бирелде , аны бәлеш белән сыйлады.Әхияровның иң актив катнашучысы Мәхәмәтдин абый, аңа 91 яшь булуга карамастан, бу бәйрәмне түземсезлек белән көтә. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
7 октябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршруты буенча Лесхоз мәдәният йортында булдылар. Кунакларны Убырлы карчык үзенең биремнәре һәм уеннары белән каршы алды. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар тавышы гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды, шуннан соң балалар мультфильм карадылар. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кыңгырауларны рәхәтләнеп бизәделәр.
6 октябрьдә Арча районында «Наш дом – Татарстан» республика этномәдәни фестивале узды. Фестивальнең максатлары Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм үзара рухи баетуын ныгыту, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштырудан гыйбарәт. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Халык биюе» номинациясендә чыгыш ясады, ә «Вокал» номинациясендә керәшеннең «Сәлам» фольклор ансамбле, Гайнуллина Д.Ш., Фәтхуллина С.М. һәм Фәтхуллин Д.А. чыгыш ясады. фестивальдә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.
4 октябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Стоп – спайс» дип аталган мәгълүмати сәгать уздырдылар. Әлеге чараның максаты: тәмәке катнашмаларының кешегә тискәре йогынтысын күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешенең социаль һәм шәхси әһәмиятен ассызыклау, тәмәке катнашмаларына авыртулы бәйлелекнең сәбәпләрен ачу; бу зарарлы гадәтнең кешегә нәтиҗәләрен күрсәтү; сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләрен аңлауга китерү.Сәнгать җитәкчесе спайсларның зыяны, аларның кеше организмына һәм психикасына зарарлы тәэсире турында җентекләп сөйләде. Шулай ук ул яшүсмерләрнең игътибарын спайслар куллануның маҗара буларак башлануына, авыру буларак дәвам итүенә һәм тормыш һәлакәте буларак тәмамлануына юнәлтте. Очрашу барышында спайсның кеше организмына нинди йогынты ясавы, бәйлелекнең ничек үсүе, спайсның нәрсә булуы турындагы сораулар күтәрелде. Алып баручы " Пристрастия, уносящие жизнь "тематикасы белән квилт макетын әзерләде. Катнашучылар арасында " Спайс-агумы әллә тәмләткечме?" дип аталган сорау уздырылды. Катнашучылар спайс - ул агу дигән нәтиҗәгә килделәр. Яшьләр наркотикларга каршы-ул сүзләр генә түгел, бу хәзерге яшьләрнең девизы. Алар сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану һәм физик активлык өчен.
Көзге вакыт табигатьтә генә түгел, ә кеше тормышында да бар – бу зирәклек һәм зур тормыш тәҗрибәсе.1 октябрьдә илебездә Өлкәннәр ункөнлеге башланды. Бу көннәрдә без барыбыз да олы буынга , олы тормыш юлын үткән, бөтен көчен һәм белемен туган җиренә багышлаган өлкән буынга игътибарлы булырга тырышабыз. Хезмәтләре, туган җирләренә булган мәхәббәтләре өчен без аларга рәхмәтлебез. Өлкәннәр декадасы кысаларында һәм өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм игътибар билгесе буларак, 3 октябрьдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре мәдәният өлкәсендә эшләгән өлкән яшьтәге кешеләр янына барып, аларга күчтәнәчләр салынган пакетлар тапшырдылар, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.