Яңа ел-ел саен балалар һәм өлкәннәр көтә торган вакыйга, ул тылсым һәм теләкләрне үтәү вакыты. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар могҗизага аеруча мохтаҗ һәм аңа чын күңелдән ышаналар. 25 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Мишә авыл җирлеге белән берлектә Лесхоз бистәсендәге инвалид балаларга сертификат рәвешендә бүләк тапшырдылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән көтелмәгән очрашуга балалар бик шатландылар.